Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Байлыкны һәркем үзенчә аңлый

Теш сызлаулары белән очрашмаган кеше бар микән?

Үзәккә үткән авыртуларны басар өчен табиб янына барабыз, курыкканыбызны яшерә-яшерә зарыбызны сөйлибез. Шул чакта ягымлы караш, шаяртып яки хәлеңә кереп әйтелгән бер сүз дә сызлауларны оныттырып, хәлеңне җиңеләйтеп җибәрә. Апаста яшәүче Резедә апа Гобәйдуллинаны да әлеге һөнәрнең “әнисе“ дияргә була. Ул 33 елдан артык сәламәтлек сагында тора.

Олы Болгаер авылы кызы Резедә апа  мәктәпне тәмамлау белән балачак хыялы буенча теш табибы һөнәрен үзләштерә. Аның кенәгәсендә бер генә хезмәт урыны язылган. Кулына диплом алган көннән бирле, район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегендә теш табибәсе булып эшли. Хезмәтен ярата, барлык нечкәлекләрен белә, җиренә җиткереп башкара. Кирәк чакта шаян, кирәк чакта җитди дә була белә. Табибә буларак киңәшләрен дә кызганмый. Резедә апа рәхмәт сүзләрен дә еш ишетә. Эшен тәмамлап, өйгә кайткач та, аңардан шалтыратып киңәш сораучылар, йә булмаса зарын сөйләүчеләр дә очрый. Ул барысына да бик теләп ярдәм итә, җыенып кабат эшкә киткән чаклары да бар. Ак халатына һәрчак тугры ул.

–Авырулар күп килгән чаклар да бар. Эш сәгате беткәч ярдәм сораучылар да очрый. Беркемне дә кире бормаска тырышабыз, – ди ул.

Резедә апа чисталык-пөхтәлек, тәртип ярата. Эшендә дә, йортында да һәр нәрсәнең үз урыны бар. Барлык ишегалдын, капка төбен, тәрәзә төпләрен тутырып чәчәкләр, гөлләр үстерә. Күңеле изге, йөрәге олы, игътибары һәркемгә дә җитәрлек. Бар туганнарын, якыннарын үз итә, бер йодрыкка туплап, җыеп торучы да ул.

Резедә апа тормыш иптәше Дамир абый белән бергә 31 ел парлы гомер кичерә. Ике кызлары да әти-әниләре үрнәгендә тырыш, максатчан, эш сөючән булып үскәннәр. Икесе дә югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, бүген нәтиҗәле хезмәтләре белән сөендерәләр.

–Янәшәмдә ныклы гаиләм, тугры дусларым, хөрмәт иткән хезмәттәшләрем, алтыннарга тиң туганнарым бар. Минем иң зур байлыгым шул, – ди Резедә апа.

Ләйлә Шиһабиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев