Балалар «кызык өчен» ут төрткәч, өй янып беткән
9 һәм 6 яшьлек ике бала агачтан ясалган болдырга «кызык ясап» ут төрткән, шуның аркасында бөтен йортны ут камап алган. Бу хакта 2 июньдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза РЕН ТВ.
«Кызлар ялкынны таптап сүндерергә тырышып караган, ләкин барып чыкмаган», – диелә ведомствоның телеграм-каналында.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт урынында 5 янгын сүндерүче һәм 3 берәмлек техника эшләгән.
Шырпы – балалар уенчыгы түгел, дип кисәтәләр ведомствода. Министрлыкта искәртүләренчә, өлкәннәр балаларга ут белән эш итүнең куркыныч булуы турында аңлатырга һәм аларны караучысыз калдырмаска тиеш.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/balalar-kyzyk-ocen-ut-tortkac-oi-yanyp-betkan-5873367
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев