Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Балаларымны мили рухта тәрбиялим»

Дәвеш авылыннан Рамилә Гәлләмова балаларын яшьтән үк кул эшләренә җәлеп итә.

  Кызлары Радинә һәм Ясминәне тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәтә ул. Бу гаиләне төрле чараларда, күргәзмәләрдә еш күрергә була. Аларның эшләнмәләре нәфислеге, йомшаклыгы белән сокландыра.
  -Мин үзем дә яшьтән үк тегәргә, чигәргә, бәйләргә яраттым. Кызларымны да милли рухта тәрбияләп, әлеге шөгыльләргә өйрәтәм. Кичләрен бергәләшеп кул эшләренә алынабыз, бик яратып бәйлибез, чигәбез, - ди Рамилә.
  Гаилә елын ябу тантанасына да алар бик теләп катнаштылар һәм үз эшләнмәләрен күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Җылы оекбашлар, бияләйләр, чиккән сөлгеләр, яулыклар, мендәр тышлары - һәрберсенә күңел җылысы кушылган, түземлек, тырышлык салынган.
  -Сарык җебеннән дә, кибет җебеннән дә бәйлибез. Шулай ук кулдан да, тегү машинасы белән дә чигәбез. Әмма үз кулларың белән тегү-чигү – авыррак булса да, күңеллерәк кебек. Без менә нәкъ менә кулдан чигү, тегү йолаларын саклап калырга тырышабыз, - ди ул үзе.
  Рамилә үзе Дәвеш балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Кызлары Дәвеш мәктәбендә белем алалар. “Сәләт” балалар иҗат үзәге тарафыннан оештырылган түгәрәккә дә бик яратып, теләп йөриләр.
  -Анда төрле һөнәрләргә, кул эшләренә укытучы апалары Гөлнур Салаватуллина да өйрәтә. Түгәрәккә йөри башлагач, алар тагын да остардылар. Балаларымның шундый матур шөгыльләр белән мавыгуларына үзем дә сөенәм, - ди Рамилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев