Балтач районында авария: машина йөртүче әни кеше үлгән, дүрт бала имгәнгән
Башкортстанның Балтач районында Борай – Иске Балтач юлында кичә авария булган. Биредә машина йөртүче хатын-кыз һәлак, салондагы 4 бала исән калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
38 яшьлек хатын-кыз «Лада Гранта» машинасына 4 бала утыртып чыккан. Ул юл кырыена төшеп китеп капланган. Әни кеше «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлгән. Аның үзенең 3 баласы, туганының баласы исән калган. Балалар – 1,5 яшьтән 11 яшькә кадәрге кызлар – имгәнгән. Аларны хастаханәгә китергәннәр.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин хәбәр иткәнчә, 4 баланы ашыгыч рәвештә Балтач хастаханәсенә китергәннәр, аннары Бөре хастаханәсенә күчергәннәр. 3 баланың хәле уртача авырлыкта, алар хастаханәдә дәвалана, 1 баланы бүген Уфага күчерәләр, диелә хәбәрдә.
Фото:Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев