Бәхетегез очып китмәсен!
Моның өчен 15 гыйнвар сынамышларын белегез.
Борынгылар 15 гыйнварда өйне җыештыру-юу белән шөгыльләнергә ярамый дип ышанган. Бүген чисталык булдыру белән шөгыльләнгән гүзәл затларны ялгызлык көтә икән, имеш.
Ә менә ихатада, каралты-кураларда бу көнне тәртип урнаштыру хуплана.
Бүген төнлә начар төш күргән булсагыз, аны беркемгә дә сөйләмәгез, чынга ашмас. Бу төшнең эчтәлеген башка берәү белсә, ул тормышка аша икән.
Ә менә төшендә тавык яисә әтәч күргән кешене байлык көтә!
15 гыйнварда ниндидер зур әйбер сатып алмау хәерле, фәкыйрьлек янамас.
Бүген кичке ашны ир-егет әзерләсә яхшы, дип санала. Уңыш, иминлек килер.
15 гыйнварны бик тыныч та үткәрергә киңәш итмиләр. Бераз җырлап-биеп яисә музыка тыңлап алу да хәерле булыр.
Бүгенге көннең иң төп һәм кызыклы сынамышы — 15 гыйнварда кош ите ашарга ярамый икән. Югыйсә, бәхет канатланып очып китәргә мөмкин, ди…
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-01-15/b-hetegez-ochyp-kitm-sen-4084303
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев