Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Бозык ясый иде». Кайнана һәм аның дүрт туганы авырлы киленне вәхшиләрчә үтергән

Пакыстанда яшәүче хатын киленен үтергән. Ул, авырлы килен бозык ясау белән шөгыльләнә, дип шикләнгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

  Сугран Биби исемле хатын 30 яшьлек килене Зараны тылсым белән шөгыльләнә дип саный. Ул берничә ярдәмче таба, киленне үтерәләр, мәетен тураклыйлар, ут төртеп яндыралар, калдыкларын шәһәр канализациясенә ташлыйлар. Биби да, үтерүдә катнашкан туганнар да киленнең 7 ай авырлы булуын исәпкә алмый.

  Узган атнада, Зара хәбәрсез югалган, дип әйтәләр. Хокук саклаучылар аны эзли башлый. Шулай итеп, 3 пакетка салып канализациягә ташланган калдыклар табыла.

  Аннары Биби киленен үтерү турында сөйли. Ул килен «бозык ясау белән шөгыльләнә», улы Кадир акчаны анасына түгел, киленнең банк картасына турыдан-туры сала башлады, дип аңлата.

  Вәхшиләрчә үтерүдә 4 кеше катнашуы билгеле була. Алар башта Зараны мендәр каплап үтерә, аннары битен яндыралар, аннары мәетне дистәләрчә кисәккә чабалар. Шуннан соң канализациягә ыргыталар.

  Зара Кадирга 4 ел элек кияүгә чыккан, аларның 3 яшьлек улы бар. Гаилә Согуд Гарәбстанында яши, берничә атна элек Зара Пакыстанга кайткан.

  Мәрхүмә хатынның атасы сүзләренчә, Кадирның гаиләсе Зараның чит илдә яшәвеннән көнләшә. Ир-ат кызының телефон номеры үзгәрүен, 10 ноябрьдән бирле элемтә булмавын әйтә. 2 көннән ул туганнары янына килә, тик Зара «кыйммәтле әйберләр белән өйдән чыгып китте» диләр. Борчуга калган ата чаң суга башлый.

  Хәзер полиция Сугран Бибины, тагын 3 кешене – аның кызы Ясминны, оныгы Хәмзәне һәм ерак туган Навидны тоткарлаган. Тагын бер кеше – чираттагы туганнары Абдулла да тоткарлануы билгеле булган. Алар барысы да җинаять турында сөйли, диелә хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/bozyk-yasyi-ide-kainana-ham-anyn-durt-tugany-avyrly-kilenne-vaxsilarca-utergan-5869581

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/high-angle-woman-reading-tarot_39886929.htm#fromView=search&page=1&position=2&uuid=49d32e99-088e-4031-9c2e-a6e86437efa1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев