Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Бу якшәмбедә... чебен үтерегез!

Ике сарылы йомырка ашап куйсагыз да шәп булачак. Ни өченме? Укыгыз!

Алдагы якшәмбедә ике сарылы йомыркага тап булсагыз, аны һичшиксез кыздырып ашагыз! Болай итсәгез, барлык яла ягулардан, үзегез хакында ялган сөйләүдән котылачаксыз.

9 июньдә башыгызга юкә чәчкәсе килеп төшсә, баш әйләнгеч, зур, гүзәл сөюгә әзер булыгыз.
Ә менә кемгәдер этләр өргәнен күрсәгез, конфликтта катнашырга туры киләчәк икән.

9 июньдә юлда акча тапсагыз, аны үзегезгә туздырмагыз, мохтаҗларга бирегез. Тормышыгыз алга китәчәк.
9 июньдә өй иясенең күңелен күрергә кирәк икән. Берәр почмакка аңа сый куегыз, өегез тәртиптә булсын.

Бу көнне чебен үтерсәгез, кеше чәйнәргә яратучы хатын-кыз белән аралашудан котылуга ирешәчәксез.
Алдагы көннәрдә һава торышының нинди буласын беләсегез килсә, учыгызга камка (божья коровка) утыртыгыз. Ул беркая да очмаса, яисә аска таба очып китсә, һава торышы начар булачак. Ә инде бу бөҗәк өскә күтәрелеп очып китсә, аяз, матур көннәр көтегез.

9 июньдә беркем белән дә талашырга тырышмагыз! Дошманлык озакка сузылачак.
9 июньдә көн нинди, көзнең беренче көннәре дә шундый булачак, дигән сынамыш та бар.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-06-07/bu-yaksh-mbed-cheben-teregez-3802429 

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/3d-mosquito-studio_170864397.htm#fromView=search&page=1&position=12&uuid=c6aad65e-bfb4-4fab-bf6b-33e7f1a7075e

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев