Бүленмәсен иде, туган йорт!
“Туганнар йорт бүлешәләр, Һәркемгә өлеш кирәк.
Араларында бу йортка, Кайтып йөргәне сирәк”. Судка гариза кергән көннән алып, карар чыгар мизгелгә кадәр күңелдән Айсылу Кәлимуллинаның шушы шигыре китмәде.
Халкыбыз өчен чит күренеш булган туганлык җепләренең сүтелә баруы, чит кешеләргә әверелеп мирас, мал, йорт бүлешү күренешләре ешрак очрый бара түгелме соң? Күп вакыт җылы мөнәсәбәттә калып, үзара, тыныч юл белән хәл итәргә киңәш итәсе килә. Тик Закон кушканча эшләүчеләр, салкын йөрәк белән хәл итүчеләр күбрәк булуы борчуга сала.
Апаста яшәүче М-лар да кайчандыр зур гаилә булып яшәгән. Биредә берничә буын вәкиле генә түгел, бертуганнары да сыенган. Язмыш үз сынауларын куеп, югалтулар белән очрашып, йортның төп хуҗаларын югалтканнан соң, аларда да аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан. Мираска өмет итүче һәр кеше үзен хаклы санап, үз файдасына хәл итәргә теләсә дә, әхлак таләпләренә буйсынып түгел, закон кушканча хәл итәргә туры килде.
Туганлык җепләрен мәңгегә өзәргә сәләтле ул – мирас бүлешү. Дөньяда моннан да ямьсезрәк күренеш юктыр ул, мөгаен! Гомерлеккә туганлык җепләрен өзәргә сәбәп булырга да мөмкин.
М-ларда да апалары озак еллар гомер итә. Барысы да таралышып, төп хуҗалар бакыйлыкка киткәч тә шунда яшәп кала. Бу вакытта инде хуҗа кешенең балалары да читкә таралган була.
Хәл болайрак: озак еллар бер йодрык булып яшәгәннән соң, әниләре йортны улына “сата”. Ул үлгәннән соң да, апалары биредә яши. Тормыш җай гына дәвам иткән дә булыр иде. Шулчак энекәше дә үлеп китә. Ә йорт Закон буенча аның дәвамчыларына – улларына кала. Ләкин ул балалар апалары белән бик аралашмыйлар. Шундый көн килеп җитә: бу йорт егетләргә кирәк була башлый. Аны үзләренеке итү өчен апаларын инде гомер иткән йортыннан ук куалар. Тыныч юл белән хәл итәргә тырышып карауларын белдерсәләр дә, эш судсыз, тавышсыз гына хәл ителми шул.
“Ана каптиалы” буенча яшәгән йортларын улының хатынына рәсмиләштергәндә, әни кеше кызының язмышын уйламаган. Ул вакытта акчаны алу һәм аны гаилә максатларында куллану гына күздә тотылган. Инде йортта өлкәннәр һәм гаилә башлыгы калмагач, “Йортка кем хуҗа?” – дигән сорау килеп туа. Яшәп яткан җиреннән апалары йортны мирасчыларга калдырып китәргә тиеш була.
Ничек кенә әдәп-әхлак кануннарын беренче урынга куярга, туганнарның дуслашып кайтып китеп, шул йортта, әниләре исән булган чактагы кебек дус-тату яшәүләрен теләсәк тә, карар законга һәм булган документларга таянып чыкты. Нәтиҗәдә, йорт гариза язучы, төп мирасчы энекәшләренә калды.
Соңгы вакытта Ана капиталы акчасын алу өчен, документ өчен генә рәсмиләштерелгән йортлар бик күп. Акчаны аласың да, бар да онытыла кебек. Тик соңыннан, катлаулы хәлләр алдында калганда, йорт хуҗасының үзләренә яхшылык эшләвен онытып җибәрүчеләр дә бихисап. Әнә шундый кәгазьдә генә язылган сатулашулар белән йорт-җирсез калучы, хәтта гомер биргән балалары белән судлашып йөрүче ата-аналар да бар. Шуңа күрә дә, ниндидер документка кул куйганда, кәгазь өчен генә сату-алулар ясаганда уйлап эш итәргә киңәш итәр идек.
Миләүшә Гомәрова,
судья ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев