Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Чәтбаш авылында яшәүче Роберт абый Нәҗмиев яз аен тракторын, техника шавын, җир эшен сагынып каршы ала

Яшьләргә үрнәк булып торган, районның Мактаулы кешесе Роберт абый Нәҗмиевны кабат кызу эш вакытында очраттык.

 

(16 июль, “Апастово-информ”).
Роберт абый Нәҗмиев лаеклы ялда булуына карамастан быел да яраткан траторына утырып эшкә чыккан. 79нчы яшь белән барса да, гомерлек хезмәтеннән аерыласы килми аның.
Роберт абый Чәтбаш авылында туып, биредә төпләнеп калган. Үзенең бөтен көчен туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган.
Иң беренче тапкыр 1973 елда аңа яңа “МТЗ-50“ тракторын ышанып
тапшыралар. Шул еллардан соң әллә ничә тапкыр колхозның исеме,
хәтта җисеме үзгәрә, тик Роберт абыйның техникага булган
мәхәббәте, һөнәренә булган тугрылыгы, туган ягына булган
мөнәсәбәте генә үзгәрмичә, еллар узган саен арта гына бара.
-1978 елдан бирле “К-700“ тракторында эшлим. 9 ел эшләгәннән
соң, хезмәтемне бәяләп, яңа трактор бирделәр. Инде сердәшемә,
җан дустыма әверелгән ул тракторга утырганыма да 34 ел вакыт
узды. Хезмәттән һич кенә дә аерыласым килми. Өйдән чыгып киткәч, кеше белән сөйләшәсең, дөнья күрәсең, аралашасың, яңалыклар белән хәбәрдар буласың. Күңел иркенәеп китә. Хәрәкәтсәламәтлек өчен дә файдалы. Эш белән үзеңнең ничә яшьтә икәнлегеңне дә онытасың. Эшләгән саен, эшлисе килә. Зарланырга бер дә яратмыйм, көр күңел белән, булганына канәгать булып яшәргә тырышам, - ди үзе.
Роберт абый техниканың җаен, көен, хәтта телен аңлый. Үзе белән бергә олыгая барса да, тракторы сынатмый. Фидакарь, тырыш, ару-талу белми эшләвенең нәтиҗәсе булып, Роберт абый Нәҗмиев
“Хезмәттәге уңышлары өчен“ медаленә лаек булган, “Мактаулы гражданин“ исемен йөртә. Аның хезмәттәшләре арасында да абруе зур.
- Роберт абыйга карап шаккатабыз. Ул эшнең җаен белеп, тәмен тоеп эшли. Армый да. Безгә дә көч биреп тора әле, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев