Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

«Чибәр дип тә булмый» – Казанда «мега-альфонс» 4 айда 24 хатын-кызны 50 миллионга алдаган

Казанда «мега-альфонс» кушаматы алган 41 яшьлек ир-атка карата тикшерү эше төгәлләнде. 4 айлык «мәхәббәт карьерасы» дәвамында ул ике дистәдән артык хатын-кызны алдаган һәм 50 миллион чамасы акча эшләгән. Бу хакта «Татарстан 24» сайты яза.

  Ир-ат ялгыз хатыннарның ышанычын бик оста яулап алган, аларны игътибарга һәм кайгыртуга күмгән. Аерылышулар кичергән һәм үзләренә терәк-таяныч эзләгән 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге хатын-кызлар аның корбаны була. Зыян күрүчеләрнең берсе, Арина сөйләгәнчә, «мега-альфонс»ны чибәр ир-ат дип тә әйтеп булмый, әмма аның сөйләшү һәм эш итү алымнары шаккатыргыч була.

Башта ул «ак атка атланган принц» кебек була, һәр хатын-кызны затлы тормышка алып керә: кыйммәтле рестораннар, зиннәтле кунакханәләр һәм сәяхәтләр. Хатын-кызлар бу әкияткә ышанган, аның караңгы үткәнен – мошенниклык, наркотиклар саткан һәм талаган өчен 5 мәртәбә хөкем ителүен башына да китереп карамый. Мөнәсәбәтләр башланып киткәч, озак та узмый, проблемалар башлана: ир-атка ашыгыч рәвештә акча кирәк була. Ул сөйгәннәреннән бу акчаларны ала да соңыннан юкка чыга.

Аннары хатын-кызлар мошенник корбаны булуларын аңлап ала, берничәсе полициягә мөрәҗәгать итә, һәм «мега-альфонс» тарихы фаш ителә.

24 хатын-кыз өчен 4 айлык әкият чын мәхшәргә әйләнә. Хәзер тикшерү төгәлләнгән, ә мега-альфонс үз гамәлләре өчен җәза көтә, диелә хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/cibar-da-ta-bulmyi-kazanda-mega-alfons-4-aida-24-kyzny-50-millionga-aldagan-5877825

Фото: Скриншот с видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев