Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Чирен яшергән – үлгән, сүзен яшергән – бөлгән

Оятсыз һәм әрсезләр белән нинди мөгамәләдә булырга кирәклекне кайчак тормыш үзе әйтеп бирә.Борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән, ди, ике күрше. Берсе – ярыйсы гына уңышлы эшкуар, икенчесе шәһәрдәге иң эре заводның иң зарарлы цехында эшче булып хезмәт сал­ганнар. Икесе дә – авыл кызлары, совет чорында ук туып, таш калага бәхет эзләп килгәннәр. Хәзерге шартларда берсе – яхшырак, икенчесе уртача гына тормыш иткәннәр. Яхшы тормыш, әлбәттә – эшкуарда. Күпләрнең мондый хәлдә уңышлардан башы әйләнсә дә, ул аек акыл саклаган, күршесенә ярдәм итәргә тырышкан. Алай гына түгел, күңел сандыгының иң төбендә аннан ниндидер бер уңайсызлану хисе дә яшеренгән – ул үз уңышлары турында артык сөйләп бармаган. Ә инде ярдәмгә килгәндә, ул бик мул куллы булган. Хәтта күршесенең хуҗалык эшләрен дә “ялт” иттереп куюдан тарсынмаган...

Барысы да яхшы кебек. Әмма бу бер күршенең икенчесенең итәк астыннан ут йөртүен күрмәмешкә салышуыннан гына шулай күрен­гән. Иии, нәрсәләргә генә күз йоммаган хәлле күрше?!..
Менә ул якыннарын затлы ресторанга туган көн бәйрәменә чакырган. Күршесе дә килгән, әмма бик караңгы чырай белән читтә утыруны хуп күргән. Җитмәсә, юбилярның бер дустына аның хакында баш китәрлек ялган сөйләп чыгып киткән. Тегесе ышанмаган, билгеле, дустына да җиткергән, бу ялганчыдан читтәрәк булырга чакырган. Әмма ул күршесенең бу кылыгына күз йомган, ул да ташласа, кеме бар инде аның, янәсе... Ә тегесе тынычланмаган, торган саен яңа ялган уйлап табып, я күршенең апасына, я башка туганына, дустына “ачкан”. Бу хәл­ләрдән гарык булган хатын күр­шесенә сак кына сүз башлап караган. Әмма тегесе, кабынып китеп, киресен исбат итәргә керешкән. Башланып та өлгермәгән сүзне күрше үзе бүлгән – кызганыч бит, миннән башка аның кеме бар, янәсе...

Күршеләр арасында мондый мөнәсәбәтләр эшкуар ханым шәһәр читендәге йортына күчкәч тә дәвам иткән. “Сабырлык” дигән касәгә тамчы тамган да тамган, тамган да тамган... Ә бер көнне анда, “тып” итеп, са­бырлыкның соңгы тамчысы килеп төшкән. Шунда, ниһаять, кәсә тулышып түгелгән. Бер күрше үз телефоны саннарының ни өчен икенчесенең “кара исемлеге”нә кереп урнашуын аңламаган да. “Баеды бит ул, хәзер безнең кебекләр белән аралашмый”, дигән аңлатма уйлап тапкан да, ничә еллар буена үзе ашаган табакка төкергән.

Гаҗәп, әмма кемгәдер түзәсең, аның хаталарына – сукыр, тәмсез сүзләренә чукрак буласың икән, ул моны синең түземлегең түгел, ә үзенең бөеклеге итеп кабул итә һәм барлык яхшылыкны да синең күңел байлыгыннан түгел, ә үзенә тиеш бул­ганга дип кабул итә башлый. Әгәр үзеңне ихтирам итсәң, мондый кешеләргә вакытында бәя бирергә һәм урыннарын күрсәтергә кирәктер, бәлки. “Күндәм атка өя­ләр”, диләрме әле... Нишлисең, яхшы күңелле булуны юашлык белән бутый торган заман килгәндер, күрәсең.

Аңа, андый “юашлык”ка, бик киң күңелле, көчле кешеләр генә сә­ләтледер. Хезмәт юлын башлаганда бер коллективта ике сабакташ эшли иде. Кызлар бер институтта укыган, дуслар булган, берсе авылына икенчесе килен булып төшкән. Әнә шунысы коллективка “нәчәлник” иде. Җитәкче дияргә тел бармый, чөнки аның коллектив стратегиясен күзал­лау, аның әгъзаларының тормышын яхшырту, мәртәбәсен күтәрү кебек нәрсәләр уена да кереп чыкмагандыр. Җые­лыш саен дустын чеметә, аңа төрттерә, бераз дәшми торса, ахыр килеп, бүртенеп, аңа кычкырынырга да күп сорамый иде. Әлбәттә, аның янында капка астыннан өреп кала торган көчекләре дә була инде, алары да “тяв-тяв, тяв-тяв”, дип тавыш биреп куя.

Реклама

Бераздан бөтенебезнең яраткан хезмәттәше өстендә болытлар куера башлады, үзеннән ваграк “әһел”ләр дә вакыт-вакыт аны чагып куюдан тартынмый иде. “Нигә шулкадәр юаш син?!” – дип, аның бу хәлләргә исе китмәвенә ачу килеп, бу хакта үзенә әйтеп карарга булдык. “И, кызлар, минем бит үземә тиңнәргә генә хәтерем кала ала. Ә монда андыйлар күренми!” – дип, ихлас көлеп җибәрде ул. Соңрак әлеге коллективтан китте, әлбәттә, хәзер республика күлә­мендә билгеле шәхес ул. Ә дусты үзенең “көчек”ләре белән һаман шунда әле...

Күптән түгел бер танышым киңәш сорады. Ул да шул “хуш күңелле юашлар” кавеменнән. “Авылдан үзем турында тузга язмаган, әмма хатын-кыз өчен бик начар хәбәр алдым. Шунысы кызык: аның “авторын”ың безнең якларда моңача күрелмәгән, бер калыпка да сыймый торган кылыкларын барысы да белә, әмма битенә бәреп беркем әйтми. Безнең әнинең бик кирәкле бер әйберен алды да, кайтарып бирмәде. Сорап баргач, “Мин аны бирдем, оныт­кансыңдыр!” – диде. Күзгә карап алдашып торуын аңласак та, без дә дәшмәдек, нигәдер тел яшердек. Монысын да дәшми калдырам инде, пычранасым килми. Шулай итсәм, хаклы буламмы?” – диде ул.

Бераз уйлап торгач, бер киңәш табылды алай да. Танышымның күзе маңгаена менде! Аннары көлеп җибәрде. Соңыннан икәү көлә-көлә “елап” беттек. Киңәшнең үзен язмыйм әлегә, теге апабызга көтелмәгән бүләк булсын. Танышым белән сөйләштек тә, өлкәннәр, хөрмәтле кешеләр алдында тел яшерергә була, ә лаексыз кешеләр алдында аны яшермә, бөләрсең, дигән теория уйлап таптык. Әллә ни яңалыгы да юк бугай, әмма күңелне күтәрде үзе!

Резида ВӘЛИТОВА.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-12-06/chiren-yasherg-n-lg-n-s-zen-yasherg-n-b-lg-n-3060183

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев