Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Чүрибураш авылыннан солдат егет Ранил Галиев турында әнисе бик горурланып сөйли

.

Аның улы бүгенге көндә Казан танк училищесының полигон өлешендә пехотачы булып хезмәт итә.
-Бала - бәгырь җимеше. Озатуы әйтеп тә, аңлатып та булмаслык авыр булды. Шулай да, ир егетнең изге бурычы икәнен аңлыйбыз. Исән-сау әйләнеп кенә кайтсыннар - Аналарның бар теләге шул, - ди Рузилә ханым.
Ранил кечкенәдән тырыш, тәртипле, акыллы егет булып үскән. Эшкә дә батыр булган ул. Апас аграр көллиятендә һөнәр үзләштергән.
- Хуҗалыгыбыз ишле булгач, маллар карашуда да төп ярдәмчебез иде. Шулай ук спортны үз итте, аеруча көрәшләрдә сер бирмәде. Бәйгеләрдән бик еш Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр белән кайты. Улыбыз искиткеч матур итеп җырлый да әле, - ди Ана кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев