Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Дәвеш авылыннан Илфир Сабиров көзге чакырылышта армия сафларына алынды

.

Бүгенге көндә хәрби хезмәтен Казанда “Россгвардия” гаскәрләрендә үти. Илфир Дәвеш мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан энергетика көллиятендә белем ала. Казан Дәүләт Энергетика Университетының көндезге бүлегендә укыганда, үз теләге белән армия сафларына китә.
-Әни буларак, башта күңелемдә борчу да бар иде. Барып урнашып, бик тиз үзенә яхшы дуслар табуын белгәч, барлык шик-шөбһәләрем дә юкка чыкты. Атна саен телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Әтисе дә хәрби хезмәт юлын узган кеше. Шуңа күрә янында үрнәк алырлык кешесе булды, - ди әнисе Лилия.
Илфир дуслары кебек үк спорт белән шөгыльләнергә яраткан, футбол, хоккей уеннары, техника белән мавыккан.
-Сыйныфташлары, дуслары Илназ Шакиров, Фаил Нуруллин, Аяз Әхмәдиев та бүгенге көндә хәрби хезмәттә. Аларның һәрберсе миңа бик якын, күз алдымда үскән егетләр бит алар. Исән-сау булып, туган якларына, әти-әниләре кочагына кайтырга насыйп булсын иде. Элек ничек дус-тату булсалар, киләчәктә дә шулай тынычлыкта, бердәм булып яшәргә язсын, - ди солдат Анасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев