Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

ДОГАДА БУЛЫЙК...

2011 елның 10 июлендә, Казан – Болгар – Казан маршруты буенча хәрәкәт иткәндә, Сөйки авылы тирәсендә “Булгария” теплоходы батты.

 Бу вакытта суднода 201 кеше булган. 79 кеше коткарылган, 122 кеше су астына киткән, шуларның 28е – балалар. Теплоход ике минут эчендә бата, шуңа экипажның ярдәм сорарга вакыты булмый. “Булгария”дән коткарылганнарны судан "Арабелла” теплоходы экипажы вәкилләре чыгара.

Сәгатенә 22 чакрым уза ала торган “Булгария” корабы 1955 елны Чехословакиядә ясалган.

Куйбышев сусаклагычы төбеннән "Булгария” теплоходын күтәрү һәм һәлак булганнарның гәүдәләрен эзләү буенча операция берничә көн дәвам итте һәм 2011 елның 26 июлендә тәмамланды.

Теплоход батуда тикшерүчеләр өч сәбәпне ачыклаган. Көймә техник яктан юлга чыгарга, анда эшләүчеләр көймәне идарә итәргә әзер булмаган. Су транспортында иминлек кагыйдәләре дә бозылган һәм хезмәткәрләр үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән. Җинаять эшен тикшерү мәгълүматлары 90 томга җиткән… Вафат булган кешеләрнең барчы туганнарына кайгыларын уртаклашабыз.

Чыганак:https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_192512

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев