Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

“Гаилә учагы сүнмәсен, сүрелмәсен”

Кормаш авылында яшәүче Хәлим абый һәм Фәридә апа Кәримовлар 50 ел элек кавышып, бүген дә гаилә учагын сүрелдермичә, парлы гомер итәләр. Алар күптән түгел генә Алтын туйларын каршыладылар.

  Бар гомерләрен фидакарь хезмәткә багышлаган, кендекләре белән җиргә береккән, маңгай тирен агызып, эшнең ямен-тәмен белгән, чын күңелдән хезмәт сөюче авыл кешеләре алар. Гаилә башлыгы 35 ел хезмәт стажына ия алтын куллы механизатор булса, хуҗабикә дә шулкадәр хезмәт юлы узган алдынгы сыер савучы.
  -Шушы авылда сигез балалы гаиләдә туып-үстем, шушында гомер иттем. Тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, колхозга эшкә кайттым, озак еллар хезмәт итеп лаеклы ялга чыктым. Авылда яшәп, хезмәт итүемә үкенгән бер генә көнем дә булмады, - дип сөйли Хәлим абый.
Фәридә апа үзе дә алты балалы ишле гаиләдә туып-үскән. 8нче классны тәмамлап, озак еллар фермада сыер сауган, соңрак колхозда терлекләр караган. Җитәкчеләр тарафыннан да макталып, данланып торган. Бик күп мактау кәгазьләренә, “Ана Даны” медаленә лаек булган.
  -50 ел элек шушы нигезгә килен булып төштем. Гаилә корып, биш балага гомер бүләк иттек. Барысына да хезмәт тәрбиясе бирдек. Үзләре дә битебезгә кызыллык китермәделәр, барысы да югары белемлеләр, инсафлы, тәртипле булып үстеләр, - ди Фәридә апа.
  Язмыш аларны бала хәсрәте белән дә сыный. Иң олы уллары 39 яшендә гүр иясе була. Бу ачы югалтуны да алар сабырлык белән үтәләр. Бүгенге көндә Кәримовлар тугыз онык сөяләр. Балалары да “әти”, “әни” дип өзелеп торалар.
  -Әти белән әни безгә ныклы тәрбия бирде. Әтием йомшак, нечкә күңелле булса, әнием таләпчән булды. Мин аларның ачуланышкан, сүзгә-сүз килгән вакытларын бер дә хәтерләмим. Алар бер-берсен күз карашыннан аңлап, һәрчак аңлашып яшәделәр. Хәзер дә һәр эшне киңәшләшеп башкаралар. Беркайчан да моңаеп утырмыйлар. Әниебезнең сүзе үткенрәк кебек булып тоелса да, әтиебездән башка табынга да утырмый идек. Әнием безнең өчен җанын да бирергә әзер, әтием исә яшәргә көч бирүчем, сабырлыклары, көчле рухлы булулары белән дә үрнәк булып торалар. Тагын шулай матур парлар булып тигезлектә, озын гомер итсеннәр иде, - дип тели кызлары Гүзәл.
  Хәлим абый белән Фәридә апаның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре әллә кайдан күренеп тора Авылдашлары, күршеләре алдында да абруйлары зур аларның. Кемнән сорасаң да, мактау сүзләре белән телгә алалар. “Авылыбызның иң ихтирамлы гаиләләрнең берсе бит алар, һәрчак бердәм булып, кулга-кул тотынышып, үрнәк гомер итәләр, шуңа урыннары да һәрчак түрдән”, диләр.
  “Россия йөрәге” утын Хәлим абый һәм Фәридә апа Кәримовларның гаиләсе кабул итеп алган иде. Гаилә елын ябу тантанасында алар әлеге мәхәббәт символын Каратуннан яшь гаиләгә Илназ һәм Регина Ибраһимовларга тапшырдылар. Ә яшьләр кулыннан утлы капсул Кайбыч районына китте. “Әлеге матур гаилә учагы яшьләргә мәхәббәт, җылылык өстәсен, аларның тормышын бәхетле итсен иде. “Россия йөрәге” утын кулыбызда җылыта алуыбызга бик сөендек һәм горурланып яшьләргә тапшырдык”, - дип хисләрен белдерде Фәридә апа.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев