Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Гомер дигәннәре...

Хикәя.

Табиб яныннан башын иеп кайтты Фәнзилә. Борчылды, ләкин төшенкелеккә бирелергә теләмәде. Ике тапкыр үлемнән калды. Язмыш аны күп тапкыр сынады. Ләкин гомерен кыскартмады. Бу юлы да тереләсенә өметләнә. Әнисе төшенә кереп, әллә ничә кат ак яулык биреп китте. Хатын аны аклыкка, пакьлекка, бары яхшыга юраган иде. Бүген инде табиб әллә ни өметләндермәгәч, хастаханәдә ятарга да тәкъдим булмагач, ак яулык әллә кәфенлек булды микән дип тә икеләнеп калды. Үзен тиз кулга алды. Ул елап утырса, 10 елдан бирле чир белән көрәшүче ире нишләр соң? Төшендәге үксеп-үксеп елауларны шатлыкка юрады да, барын онытырга тырышты.

Тәкъдир китабы туганда ук языла, диләр. Фәнзилә дә Ходайның бер сөекле бәндәсе булып туган, күрәсең. Дәү әнисе сөйләве буенча, язмышы мәрхәмәтле булып, шәфкать фәрешләре гел баш очында саклый аны.

Әтисе, ир бала көткәнгәдер, мөгаен, Фәнзилә тиктормас бала булып үсә. Гел эт янында бөтерелә. Актырнак аның аерылмас дусты була. Нәкъ шул дүрт аяклы дусты аны үлем тырнагыннан коткарып кала да инде.

Язгы ташуның чын шаулаган чагында, 6 яшьлек Фәнзилә көймәләрен ясап инеш буена төшә. Әти-әнисе дә, апалары да аның чыгып киткәнен күрми кала. Гөрләвекләргә ияреп, еракка-еракка агучы  көймәләрен шактый гына күзәтә ул. Ә иң соңгысы, кызыл йолдызлар ясап, солдаттагы абыйсына дип җибәргәне тал чыбыгына эләгеп кала. Кыз аны таяклар белән төрткәли-төрткәли агызып җибәрергә теләп эчкәрәк атлый. Шул чакта, кыр сулары төшепме, ташкын көчәя һәм кызчыкны дулкыннар суга ега. Салкын су эчендә чәбәләнеп, торырга маташып та, һаман эчкә авыша баручы Фәнзиләне күреп торган Актырнак каты итеп өреп, аңа ташлана. Курткасыннан сөйри, җиңнәреннән тарта. Ничек тә аны яр кырыена алып чыгарга тырыша. Ул арада эт өргән тавышка әтисе игътибар итә. Су уртасында кызының кызыл курткасына ошаган әйбер күреп инеш буена йөгерә. Әгәр Актырнак тоткарлап тормаса, кызчык кая кадәр агып барган булыр иде, исән калыр идеме, юкмы, анысы билгесез.

Кызның исән калуын могҗизага тиңләделәр. “Күлмәк белән тугансыңдыр, бала. Шундый көчле агым белән ничек исән калган?” – диештеләр.

Кечкенә иде шул әле. Үзе аңлап та бетермәде. Икенче көнне үк кабат көймә йөздерергә чыгарга әзер иде. Ләкин инде аны бер дә күздән ычкындырмадылар. Үсеп җиткәч тә, су коенырга да җибәрергә курыктылар.

Фәнзилә әтисенә ияреп йөрергә ярата иде. Хайваннар, тереклек, табигать яратуы тумыштан килә. Әтисенә ияреп балык тотарга да йөрде ул. Әнисе белән җиләккә барып, кечкенәдән аның белән бер тигез чиләк тутырып кайтты.

Әтисен ферма мөдире итеп куйгач, биредә яшәүче ак ат белән дуслашты. Бу вакытта инде ул яраткан эт югалган иде. Дүрт аяклы тугры дусты хөрмәтенә атка да Актырнак дип исем кушты. Көнгә бер ат янына барып, аны ипи яки алма белән сыйлап кайтмаса, йокларга да ята алмый иде ул. Ничәмә еллар шулай булды. Аты да ул килгәнне аңлап, ишек төбенә үк килеп баса.

10 класста укыганда мәктәптән соң башкалага “Ачык ишекләр” көненә барырга сөйләштеләр. Кыз йөгереп кайтты да, юлга кузгалыр сәгать җиткәнче, тиз генә барып атын сыйлап кайтырга булды. Ферма ерак түгел. Өйләреннән күренеп үк тора. Азрак болытлап торса да, курыкмады. Кесәсенә ипи кисәге тыгып, Актырнагы янына чапты.

Ул барып җитү белән давыл чыкты, буранлап яңгыр ява башлады. Ул кереп ат янына барып та җитә алмады, җил ферма түбәсенең бер башын алып очырды. Ат әлеге тавышлардан куркып бүлмәсен бәреп чыгып, алга ыргылды. Фәнзиләнең күз алдында идәнгә егылды һәм башка тормады. Кыз елый-елый аңа каршы чапканын, тәнен нәрсәдер чеметтергәнен хәтерли. Башка берни дә исендә түгел.

Ул уянып киткәндә янында әти-әнисе елап утыра, авыл фельдшеры тирләп-пешеп битләрен чәбәкли иде.

Давыл электр чыбыкларына зыян салган. Нәкъ шул түбәсе каерылган бүлмәләрдәге чыбыклар өзелеп төшкән. Ат әллә очраклы рәвештә, әллә Фәнзиләне үз янына китермәс өчен алга ыргылган. Анысына төгәл җавап бирүче булмады. Ләкин атның шушы бәхетсезлек очрагында гомере өзелә. Фәнзилә исә ниндидер могҗиза белән кабат исән калды.

Фермадагы көндезге каравылчы эшчеләр килгәнче бер кат хайваннарны күзәтеп чыгарга була. Шул чакта давыл котыруын искә алып, очып йөргән шифер кисәкләрен күреп, ферма янындагы трансформаторны аера. Әгәр өлкән яшьтәге, тәҗрибәле абзый зирәклек күрсәтмәсә, Фәнзилә дә тормышының бу көннәрен күрмәгән булыр иде.

“Судан калдың, токтан калдың, 100 яшькә җитәрсең, бала”, - дип юрыйлар шул чакта. Әнисе генә: “Бу бала безнең чәчне тагын күпме агартыр. Бигрәк тормышы маҗараларга бай, өйдән чыгарып җибәрергә куркып утырырсың”, - дип, шелтәләп тә ала.

Кыз айныгач та, өенә кайткач та, үзе өчен түгел, аты өчен елый. Ничәмә еллар эчендә дуслашып беткәннәр иде бит. Тиздән бәбиләргә дә тиеш иде. Үзе төсле ак тай китерсә, әтисе баласын Фәнзиләгә алып кайтырга вәгъдә биргән иде. Актырнак үзе дә юк, кызга колынын ияртеп йөрергә дә насыйп булмаган.

Мәктәпне тәмамлагач, Фәнзилә калага укырга китте. Әнисенең бер дә чыгарып җибәрәсе килмәсә дә, әтисе каршы төште.

-Кыз баланы саклап бетерә алмыйсың. Кыз бала туганда ук канат белән туа. Исән булсын дип теләк телә. Гомере булгач, әллә ниләрдән дә калды, - диде.

Баласы читтә булган әнинең йөрәге тыныч була алмый инде аның. Кызы өчен ут йотып торды Ана. Әллә кыз шуны сизенде, әллә кала тормышын ошатмады. Аның шәһәрдә яшисе килмәде. Бер тапшырган документларын алып, читтән торып уку бүлегенә бирде дә, кире авылга әйләнеп кайтты. Кычкырып кешегә әйтмәсә дә, бу хәбәрдән соң әнисе кояштай балкыды. Янында иптәш тә булыр, көн саен күреп торгач, борчылырга да урын калмас, дип уйлады.

Фәнзиләне авыл Советына эшкә алдылар. Әллә нинди җаваплы эш булмаса да, төгәллек сорый. Югары белеме булмаса да, кәгазьләр тутырып, белешмәләр язып, журнал гына алып бара белә ул. Кеше арасында булуына, авылда эш табылуына сөенә-сөенә йөри кыз.

Диплом да ала. Авыл Советы сәркатибе лаеклы ялга чыккач, аның урынына күчә. Тормыш иптәшен дә авыл тирәсеннән генә сайлый. Фәнзилә агроном булып килгән Шәүкәт белән дуслашып, гаилә корып җибәрәләр.

Балачак, яшьлек маҗаралары онытылмый. Аны еш искә алалар. Фәнзилә үзе генә игътибар итмәскә тырыша. Үткәннәр үткәндә калган бит, бүгенге белән яшәргә кирәк ди ул.

Тормыш иптәше җайлы кеше булып чыга. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар барысы да үсеп җитеп читкә сибелгән. Үзебез өчен яшәр көн килде дигәндә генә, сәламәтлекләре какшап, борчулар белән очраша алар. Шәүкәт авырулары белән килешеп, хатынының зур тәрбиясендә яшәвенә күнеккән иде инде. Хәзер аның үзенең дә кәефе китеп тора. Ни булганын табиблар да төгәл генә әйтми. “Кайтып тор, 10 көннән килерсең”, - дип, һаман өйгә озату ягын карыйлар.

Бу юлы да: “Башка бармыйм. Үлсәм, өйдә үләм. Гаепле кеше кебек алар каршында утырыр хәлем юк”, - дип кайтып зарланды. Кызлары башкалага да алып барырга теләгәннәр иде, юл да йөрисе килмәде, Шәүкәтне дә калдырып китәсе килми. Ни булса да, бергә күрербез, дигән уйлар белән кабат өендә калды.

Шәүкәт тә лаеклы ялга чыкканчы авыруларны белмәде. Кыр буйлап чабып, чәчүдән уракка, урактан чәчүгә әзерләнеп, гомере узганын да сизми калган. Эштән туктау белән, картлык килгәнен сиздереп, бер-бер артлы авырулар баш калкытты. Иң элек ашказанына операция ясадылар. Кечкенә бала кебек кашыклап ашарга өйрәнде. Аннан күзләре тоныклануын сизеп, кабат операциягә әзерләнде. Алар үтте дигәндә генә, аяклары сызлап нужарта. Хатыны тәрбиясе белән йорт тирәсендә хәрәкәтләнә. Әллә ни файдасы тимәсә дә, иптәш булып кына яшәсә дә Фәнзилә риза. Эшлисен эшләгән, корасын корган. Кайтып булышырга кызлары, улы, килен, кияүләре бар. Оныклар буй җитеп килә. Терлекләрне бетерделәр. Әллә ни эш тә юк кебек. Шулай да исән кеше хәрәкәтләнергә тиеш дип азрак яшелчәсен утырталар, кош-кортлары бар.

Фәнзилә ничек кенә сер бирмәскә тырышса да, уйларга бирелеп алган чаклары бар. Үзенә берәр нәрсә булса тормыш иптәшен кем тәрбияләр? Икесе бергә бакыйлыкка күчсәләр йортлары кемгә калыр? Капкасына ук йозак элерләрме? Балалары кем янына кайтыр, оныкларын кем тәрбияләр? Тамагына төер утыра башлауга тизрәк күңелле әйберләр уйларга тырыша. Аңа бирешергә дә, бетерешергә дә ярамый. Табиб та бит күп әйбер үзеңнән тора диде.

Фәнзиләнең авырулары йөрәк белән бәйле. Йөрәгеңнең көче беткән диләр. Операцияләрне күтәрерлек түгел. Шуңа да барысы да Ходай кулында икәнлекне белеп гомер итә. Иртәгә ни буласын да белмәгән килеш яшисе бер дә җиңел түгел. Ләкин аны өмет яшәтә. Ике тапкыр үлем белән очрашып та шул гомер яшәгәч, бу авыруга да бирешмәячәгенә ышанырга тырыша.

Соңгы вакытта тагын бер шөгыль тапты. Язын, җәен дару үләннәре җыя да, ел әйләнәсе төнәтмә ясый. Тәмле дә, файдалы да чәй иренә дә ошый, үзе дә витаминнарга бай эчемлекне гел өстәлдә тотырга тырыша.

Күпме гомер бирелгәндер, карт белән карчык бүген бер-берсенең кадерен белеп, гомер һәм сәламәтлек теләп яшиләр. Гомер көзләренең дәвамын күрәселәре бик килә. Яшәп соң кем туйсын?

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев