Гөнаһлар кичерелсен өчен нишләргә?
Җомга мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр! Җомганы ничек дөрес итеп каршы алырга һәм дөрес уздырырга?
“Сәлман Әл-Фәриси радыяллаһу ганһедән:
“Әгәр кеше җомга көнне
госел коенып,
булдыра алган кадәр яхшы итеп чистарынып,
сакал-чәчләрен тәртипкә китереп,
өендә булган ислемайларны сөртеп,
өеннән чыгып, кешеләрне этми-төртмичә мәчеткә килсә,
анда фарыз ителгән кадәр намаз укыса һәм
имамны тыңлаганда тын гына утырса,
ул кешенең узган җомгадан алып бүгенге җомгага хәтле кылган гөнаһлары гафу ителер” (Әл-Бохари җыентыгыннан), дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев