Һәр изгелекнең эзе кала
(Хикәя) Гомер авыртуны белмәгән Сария йөрәген тотып, урындыкка барып утырды. Әллә нигә эче пошты, күңеленә тынычлык таба алмады.
“Бу йөрәккә ни булды инде”, – дип сөйләнә-сөйләнә дару эзләде. Ә сизгер йөрәк чәнчеп-чәнчеп үзенең бар икәнлеген сиздерә бирде. Онытылыр өчен анысын эшләп маташты, монысына тотынып карады, телевизорын кабызды, җырларын куйды. Юк, ул басылырга уйламады. Кул да эшкә тартылмады. Кайнап чыккан чәен дә эчәсе килмәде.
Янында бөтерелеп йөргән килене дә аның хәлен җиңеләйтмәде. Аңа бары тик балаларын елатмыйча гына әйбәтләп карарга боерык булды. Ә бу йортта яшьләрнең өлкәннәргә каршы дәшә торган гадәте юк. Бик булышасы, табиб чакырасы килсә дә, Җәмилә кереп китү ягын карады.
Төш вакыты җитә. Ашарына да әзерлисе, табынын да корасы бар. Хәзер гаиләсен, балаларын сагынып Мәхмүт кайтыр дип көтте хатын. Соңга калып йөри торган гадәте юк иде ирнең. Кайтмаслык булса, алдан кисәтеп куя.
Ул да түгел авылга шомлы хәбәр таралды. Наратлык буендагы кырда комбайнга кеше кергән. Кем ул? Исән калырлыкмы, юкмы? Беркем белми... Булдыра алганнар вакыйга булган урынга ашыкты. Күрше-күлән, туган-тумача бер-берсен барлады. Кемдер кызыксынуын басар өчен генә шушы хәлләр эчендә кайнаса, Сария башын тотып, урынга ук ауды.
-Безнеке инде. Ана йөрәге юкка гына урыныннан кубарлык булып типми ул. Бүгенге көнем ук хафалы башланды, йокым йокы булмады бит. Эшкә җибәрәсе генә калмаган. Алып калыр өчен сәбәпләр дә күп иде. Хәер, күрәчәктән качып булмас шул, – дип өзгәләнде ул.
Шундый зур техникага кысылып кешенең исән-сау каласына өмет аз булса да, Сария үзен барысын да яхшы булачакка ышандырырга тырышып карады. Башында уйлары буталды. Ни дияргә дә, нәрсә эшләргә дә белмәде. Тормышның асты-өскә килгәндәй булды. Авыл фельдшеры кереп, Мәхмүтнең бәхетсезлеккә юлыгуын әйткәндә, барысына да әзер иде инде ул.
Мәхмүт - алдынгы механизатор. Армия хезмәтеннән кайтканнан бирле, көзге урып-җыю эшләре аңардан башка гына узмый. Яшьлек дәрте ташып торган ир иптәшләре белән ярыша-ярыша эшли. Нәтиҗәләре, уңышлары дә күренеп тора. Вакыйга булган көнне дә тракторга үлән ургыч тагып, кырга чыга ул. Тракторны туктатып, ургычны карарга төшкән җирдән, эшләп торган техника мизгел эчендә кырыйдан үзен сөйрәп алып кереп китә. Мәхмүт бөтен тәне туралып, канга батып, киемсез җир өстенә килеп төшә. Санаулы минутлар эчендә ни булуын да аңламаган дуслары йөгереп янына җыела. Иң элек исәнме-юкмы икәнлеген аера алмыйча, бер мәлгә югалып калалар. Кемдер шәфкать туташын алып килергә чаба, кемдер “Ашыгыч ярдәм” чакыра. Бөтен кыр кеше белән тула. Сария апа Мәхмүтнең хатыны Җәмиләне ияртеп кырга килгәндә, аны марляга төреп хастаханәгә алып китәргә әзерләгән булалар инде. Көч-хәл белән сулап яткан ирне каладан вертолет килеп алып китә. Тик табибларның берсе генә дә аның исән каласына ышандырмый. “Яралар күп һәм тирән, эчке органнарның да ни хәлдә икәнен белмибез”,- диләр алар. Бары тик якыннары гына ышаныч белән яна. Ул яшәргә, әле яңа гына дөньяга килгән ике нарасые хакына булса да яшәргә тиеш дип бәргәләнәләр.
Яхшылыкның иртә-киче юк, һәр яхшылык- сәдака диләр. Янәшәбездә дә кечкенә генә яхшылыктан да тәм табып, яшәү көче алып гомер итүчеләр бар. Кайчандыр үзе дә белмичә кылган изгелек нәтиҗәсендә гомер буе рәхәт күрүчеләр дә аз түгел. Әлеге гаилә мисалында да шулай. Мәхмүтнең айлар буе хастаханәдә ятып, бар җире туракланган хәлдә дә исән калуы, аякка басуы бер могҗизага тиң. Аяк-кулы да өзелмәгән, башына да зыян килмәгән, тән сызлаулары да үтәрлек. Кабат руль артына утырып ул озак еллар шофер булып эшли. Ул еллар, хастаханә тәрәзәләре, бертуктаусыз дәвалану узган көннәр мәңгелеккә истә калса да, тормышы шөкер итәрлек.
Сария апа сөйләвенчә, аның күңелендә кылдан нечкә бер өмет яшәгән. Кайчандыр кичен капка шакып, үзләренә хәл алырга кергән ак сакаллы бер бабай аның бик еш төшенә кергән. Үз-үзенә ышанмас, кеше күрәсе килмәс мизгелләрдә ул шул төшләрне уйлап юанган. Ә төшләр бушка юкка гына керми икән. Аларның һәрберсенә мәгънә салынган.
... Сария каенанасы вафатыннан соң, аның ел ашын уздыра. Өй тулы кунакларны озатканнан соң, кемдер капкаларын шакый. Чыксалар, ак сакаллы, тәбәнәк кенә буйлы бер карт басып тора. Кыяфәтенә карасаң, шактый арганлыгы, талчыкканлыгы, ерактан ук килгәнлеге сизелә. Бабайны чакырып, чәй эчерәләр. Ул биредә озак та тормый, бераз ял иткәннән соң, догаларын укып, рәхмәтләрен ирештереп чыгып китә. Ишек төбенә җиткәч, кесәсеннән бер тимер кисәге чыгарып бирә.
-Шушыны ишек башыгызга куегыз, ул сезне бәла - казалардан саклар, – ди.
Бабай китә, аның дөньяда барлыгы да онытыла. Ләкин ничәмә еллардан соң, улы белән бәхетсезлек килеп чыккач, ул Сариянең йокысыз төннәрендә яшәргә, яхшыга ышанырга көч өсти.
-Ак киемле бу бабай таң алдыннан килеп баштан сыйпый иде. Улыңнан да бәхетле кеше булмас, аның гомер юлы ак җеп булып сузылып ерак бара дия иде. Юлаучыга бер йотым су бирүдән дә зур савап юк дип әйтәләр. Дөрес икән. Ул карт чыгып киткәч, сәдака бирмәгәнлегем искә төшеп, артыннан чыктым. Ләкин китеп өлгергән иде инде, таба алмадым. Шушы күренеш тә төшемә керде. Бабай исә, син гомер буе дога кыларлык сәдака бирдең инде, мине бит ачык йөз белән кабул иттең, кунак иттең. Синең белән бар да яхшы булыр диде, – дип искә ала ул. Һәм ул чакта барысын да улының терелүенә юрый.
Җиде кат күлмәк белән туган диярсең, Мәхмүт чыннан да терелеп аякка баса. Яраткан эшен дә ташламый. Гомер буе шофер булып эшли. Машина йорткәндә дә, автобус белән идарә иткәндә дә, беркайчан да кешене юлда бастырып калдырмый, гозер белән күзенә караган кешеләрне һичкайчан кире бормый. Кешеләргә яхшылык эшләүдән тәм таба. Тормыш яры белән дә аңлашып гомер кичерә.
Шәһәрдә туып-үскән Җәмилә, егеткә бер күрүдә гашыйк булып тормышка чыга. Беренче елларда гаиләсен шәһәргә алып китү нияте белән яна, ләкин алар белән бер сүздә яшәүче, гел ярдәмгә ашкынучы каенанасы- Сарияне ташлап китүне күз алдына китерә алмый. Мәхмүтнең дә авыл тормышыннан ямь күреп яшәвен аңлый. Соңрак үзе дә язмышы белән килешеп, авылның үз кешесенә әверелә.
Арада бик еллар. Күпме сулар аккан, күпме шатлыклар, вак борчулар баштан узган, ләкин Мәхмүт белән Җәмилә бер-берсенә булган хөрмәтне, яратуны югалтмаган. Әлеге парлар 60 ел парлы гомер итәләр. 5 балалары, 15 оныклары, 9 оныкчыклары янәшәләрендә. Ә өлкәннәрнең гыйбрәт итеп тә, үрнәк итеп тә сөйләрлек үткәннәре, киңәш бирерлек тәҗрибәләре бар. Тормыш асылы итеп, изгелек, яхшылык кылып яшәүне, мәхәббәтне, хөрмәтне, санлый белүне күрә алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев