Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Һәр пациент өчен борчылып эшлибез”

15 февраль - Халыкара операциядә катнашучы шәфкать туташлары көне. Катлаулы операциягә кергәндә авыруны йомшак сүзләре белән тынычландыручы, көч бирүче дә нәкъ менә операция бүлегендә эшләүче шәфкать туташлары.

(15 февраль, “Апастово-информ”).


Язмамның герое да шундый шәфкать ияләренең берсе - Резеда апа Гайнетдинова турында. Кечкенәдән табиб булырга хыялланган Резеда апа 1982нче елны Чайковский медицина училищесын тәмамлап, хезмәт юлын Шонгаты авылы участок хастаханәсендә башлап җибәрә. Анда ел ярым хезмәт чыныгуы алганнан соң, район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта.
“Медицина юнәлешеннән китү - минем балачак хыялым иде. Кечкенәдән иптәш кызларым белән “доктор” уенын уйнап үстем. Үземне үскәч хирург булырмын дип күз алдыма китерә идем. Хирург булмасам да, хыялым тормышка ашты, чөнки мин аларның уң кулы, төп ярдәмчесе, эш көнем алар янында уза. 40 елга якын район үзәк хастаханәсендә хезмәт куям. 34 ел дәвамында хирургларның уң кулы булып торам”, - ди Резеда апа.
Операция шәфкать туташының һәр көне кыл өстендә үтә. Ул көчле ихтыярлы, чиста-пөхтә дә, җаваплы һәм сизгер дә булырга тиеш. Операция вакытында бер минутка да игътибарны читкә юнәлтергә ярамый. Табибны күз карашыннан аңлау - хирург ярдәмчесенең төп сыйфаты.
“Эш вакытында төрле хәлләр була. Көнне-төнгә ялгап эшләгән чакларыбыз да шактый. Бәйрәмме, ялмы - без көтелмәгән, планнан тыш операцияләргә дә әзер торырга тиеш. Хезмәтем никадәр авыр булса да, һөнәремне бик яратам. Шуңа көннәрем үткәне сизелми дә. Коллективта да бер йодрык булып, бер максатка эшлибез. Хезмәттәшләрем Ләйсән Хафизова, Раилә Сәлимуллина үз эшенең осталары, тәҗрибәлеләр, белемлеләр”, - ди ул үзе.
Резеда апа сүзләренчә, һәр операция, һәр очрак үзенчәлекле. Авыруның диагнозы да төрле, организмы да төрлечә көрәшергә мөмкин.
-“Һәр пациент өчен борчылып, операциянең уңышлы булуын теләп, бар көчебезне биреп эшлибез. Инде өметсез дип уйлаган авырулар терелеп чыгып киткәч, шул кадәр күңелгә рәхәт булып китә, әйтеп аңлатырлык та түгел. Савыгып чыккан пациентларымны урамда күргәч, аларның рәхмәтләрен ишеткәч, Аллага шөкер, үлем тырнагыннан алып калдык бит, дип сөенеп туя алмыйм”, - ди Резеда апа.
Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев