Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

«Ялдан ияреп кайткан»: 10 яшьлек кызны чаян чаккан

Санкт-Петербургта яшәүче 10 яшьлек кызы агулы чаян чаккан. Бу чаян гаиләгә очраклы рәвештә ялдан ияреп кайткан. Бу хакта РЕН ТВ басмасына кызның әнисе сөйләгән.

  Гаилә Таҗикстанда ял иткән вакытта чаян сумкага кергән һәм, күзгә чалынмыйча гына, Санкт-Петербургка кадәр кайткан.

«Кайткач әйберләрне бушаттык, һәм шушы кунак килеп чыкты. Кызым, елап, минем янга килде, ниндидер кечкенә әйбер тешләде, диде. Кечкенә чаян», – дип сөйләгән хатын-кыз.

Чаян чаккач, кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Балага капельница куйганнар һәм тиешле ярдәм күрсәткәннәр. Баланы хастаханәдән чыгарырга җыеналар, диелә хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/yaldan-iyarep-kaitkan-10-yaslek-kyzny-cayan-cakkan-5874265

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/male-scorpion-goes-straw-scorpion-attacks_23488852.htm#fromView=search&page=1&position=27&uuid=e41bb2a3-e8e1-4353-a254-d069f7b9eb35&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев