Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Яллар үтте. Рәткә керәбез...

Белгечләр ни куша?

  Яңа ел чорындагы озайлы ялларны һәркем көтеп аладыр.  Өлкәннәрнең дә, балаларның да күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдыра торган матур бәйрәм шул ул. Ләкин бәйрәмнән соң кайберәүләрдә сәламәтлек белән проблемалар, күңел төшенкелеге дә башланырга мөмкин. Моны булдырмас өчен белгечләр берничә киңәш бирә.

 

Шулпа һәм саф һава — яхшы дәва!

 

  Яңа елны шампан һәм башка алкогольле эчемлекләр белән каршыладыгызмы? Тәмле сыйлар белән берничә көн “корсак бәйрәме” үткәрдегезме? Җитеп торыр, туктарга кирәктер. Ашказанын ял иттереп, гадәти тормышка кайтыр өчен көнне яңа пешкән шулпадан башлагыз. Аннан соң озак итеп саф һавада йөреп керегез. Көн дәвамында артыгын ашамыйча, җиңел ризыклар белән тукланыгыз. Яшелчә-җимешләргә өстенлек бирегез.

 

Режимсыз ярамый!

 

  Яңа ел төне йокысыз үткән булса, табиблар икече көнне озак итеп, йокы туйганчы йокларга рөхсәт итә. Ләкин Яңа ел бәйрәмнәрен йоклап үткәрмәгез! 10 көн буе озак итеп, артыгын йоклау сәламәтлек өчен зыянлы гына булырга мөмкин. Соңыннан эш ритмына кереп китү дә авыр булачак. Бәйрәмнән соң бер көн озак итеп йокладыгыз, җитте, калган көннәрне режим буенча яшәргә тырышыгыз. Озак йоклау урынына, күбрәк саф һавада йөрү файдалырак, дип билгели белгечләр.

 

“Баш төзәтү” — зур хата!

 

  Бәйрәм иткәннән соң, авырткан башны яңа порция алкоголь белән “төзәтергә” тырышу һич ярый торган эш түгел, дип ассызыклый табиблар. Шулпа һәм сөт ризыклары, аеруча әче сөт ризыклары, интоксикацияне киметергә ярдәм итәр. Тозлы кыяр суын да онытмагыз.

  Табиблар билгеләвенчә, организмда эчелгән алкоголь эшкәртелеп бетмичә, яңа порция куллану бик начар. Ә ул өч көннән өч атнага кадәр эшкәртелергә мөмкин. Сәламәтлегегезне хәвеф астына куймагыз!

 

Ачлык игълан итмәгез...

 

  Кемнәрдер “корсакта урын булсын” өчен бәйрәм алдыннан ач торырга тырыша. Бу дөрес түгел. Бәйрәм башлангач, сез үзегез дә сизмичә, артыгын ашап ташларга мөмкин. Ә бу ашказаны-эчәклек трактындагы функциональ тайпылышларга китерәчәк.

  Бәйрәмнән соң да формага керер өчен ачлык игълан итмәгез. Үз-үзегезне гаепләүдән туктап, нормаль режимга кайтырга кирәк. Көчле ашыйсы килү теләге кичерү начар. Моны булдырмагыз. Кичтән соң һәм күп ашаудан гына баш тартыгыз. Кичтән иң яхшысы — кефир яисә катык.

 

Дарулар белән мавыкмагыз!

 

  Күпләр ашкайнатуны рәткә кертер өчен ферментлар куллана. Ләкин аларның дару преператы икәнен онытырга кирәкми. Контрольсез һәм чамасыз, табиб кушуыннан башка куллану кирәкмәс. Ферментлы табигый ризыклар куллану дөресрәк булыр. Сөт ризыклары. Яшелчә-җимешләр. Табиблар көн саен 400 грамм төрле яшелчә ашарга киңәш итә. Алар пешкән дә, пешмәгән дә булырга мөмкин. Бәрәңгедән тыш, калган барлык яшелчәләр — аз калорияле.

  Шулай ук бәйрәмнән соң иртәне аспиринлы препаратлар белән башлау да дөрес түгел. Сәламәтлеккә сак карагыз!

 

Диван урынына —  чаңгы һәм чана!

 

  10 көн ялны ашап һәм йоклап кына үткәрү — бик зур хата. Бу көннәрне сәламәтлекне яхшыртып була бит! Аның өчен көн саен саф һавада йөрергә һәм физик актив булырга кирәк. Чана, чаңгы, тимераяклар белән дуслашып алыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны үзегез белән алыгыз. Ышаныгыз, бу күңелле мизгелләрне озак искә алачаксыз әле. Ә яхшы кәеф — үзе дәва!

 

Мунча керү сихәт бирә

 

  Организмны чистарту, сәламәтлекне ныгыту, бәйрәм иткәннән соң рәткә керү өчен мунча бик файдалы. Үләнле чәйләр, минераль су эчеп, рәхәтләнеп чабыныгыз, юыныгыз. Яшәреп киткәндәй булырсыз! Ләкин өшемәгез.

  Мунча керү мөмкинлеге булмаганнар тозлы ванналарга игътибар итсен. Тоз, вакланган имбирь салынган җылы суга йокы алдыннан аякларны тыгып утыру да бик файдалы.

 

Төшенкелеккә бирелмәгез, шатлана белегез!

 

  Сер түгел, озайлы бәйрәм көннәреннән соң кайберәүләр күңел төшенкелегенә бирелә. Ни өчен? Моның сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Күпләр бәйрәм алдыннан барысына да өлгерергә тырышып, нерв киеренкелеге кичерә. Кайберәүләр артыгын көтә, күпкә өметләнә. Кемнәрнедер гадәти тормыш ритмы бозылып тору сафтан чыгара. Бу хәлләрдән күңел төшенкелеге булмасын өчен нишләргә?

  Бәйрәмнән артыгын көтмәгез. Булганга шөкер итеп, шатлана белегез. Әкияттәгедәй могҗиза көтмәгез, могҗизаларны якыннарыгызның елмаюында, табигатьнең матурлыгында күрә белегез.

  Үз өстегезгә артык җаваплылык алып, кемгәдер “алтын таулар” вәгъдә итмәгез. Мәшәкатьләрне якын кешеләрегез белән бүлешеп эшләгез.

  Үзеңне борчыган ниндидер проблемадан арыну өчен башкаларга ярдәм итәргә киңәш бирә психологлар.

  Ә сафтан чыкмас, соңыннан күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен, озак һәм артыгын бәйрәм итмәгез. Гадәти режимга тизрәк кайтыгыз һәм югарыдагы барлык киңәшләрне үтәгез!

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2025-01-09/yallar-tte-r-tk-ker-bez-4077749

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/festive-composition-with-mug-wooden-surface-with-lights_10507571.htm#fromView=search&page=1&position=49&uuid=14c59163-a53f-42b8-bf1d-61c5ce23c238&new_detail=true

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев