Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Яраткан чәчәк апабыз син!

Идрәз авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсендә яшәүче Кәримова Фәнисә Фәттах кызының 21 сентябрь көнне 70 яшьлек юбилее.

Изге җанлы,  олы күңелле, шәфкатьле йөрәкле чәчәк апабыз 1952 елның 21 сентябрендә гаиләдә 6нчы бала булып дөньяга аваз сала. Белемгә омтылуы белән яшьтәшләреннән аерылып торган ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендә  шәфкать  туташы һөнәрен үзләштерә.  Укып бетереп,  Шәмәк авылына эшкә урнаша. Менә шунда Мәскәү егете Фәрит җизнәбез отпускага кайткан була. Беренче күрүгә җизнәбез чәчәк апабызны ошата. Бер елдан инде чәчәк апабыз Фәрит җизнәбезгә кияүгә чыгып, Мәскәүгә күченеп китә. Алар бергә бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы чәчәк апабыз пар канатын  вакытсыз югалтты. Бүген балалары, оныгы кайгыртуын тоеп яши. Үзе дә аларга һәрчак ярдәмче.

Чәчәк апабыз барлык туганнардан  да аерылып тора. Аның көләч йөзеннән нур балкый. Кунакчыллыгы, миһербанлыгы белән дә хөрмәт яулады.  Нинди генә  киңәш сорасаң да, һәрвакытта да булышырга әзер ул.  Барлык туганнар белән берләштереп, хәлләребезне сорашып,  олыбызны, кечебезне тигез күрә, ярата. Шуңа күрә, үзе дә хөрмәтле.  Мәскәү өлкәсендә  дә озак еллар шәфкать  туташы  булып эшләде. Сәламәтлек сагында торып, бик күпләрдән рәхмәт сүзләре ишетте. Хәзер дә аңардан киңәш сораучылар бихисап.

Кадерлебез! Сине чын күңелдән күркәм 70 яшлек юбилеең белән котлыйбыз. Бүген һәм киләчәк елларда синең күңелеңне бары матур хатирәләр генә җылытып торсын иде! Авырма, озак яшә, Аллаһы тәгалә биргән гомереңне тыныч күңел, аек акыл белән, сау-сәламәт булып, балаларың, оныгың, туганнарың янәшәсендә шатлыкларга уралып кына уздырырга язсын сиңа. Без сине бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Мең-мең рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Әлеге изге теләкләрне балаларың Альберт-Анна, оныгың Тимур, барлык туганнар исеменнән сеңелең Гөлнара, Анисә, Исфан юллый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев