Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Яраткан шөгыльләрем белән юанып яшим”

Апаста яшәүче Гөлфара апа Закирова исә үзенә бик күп сәләтләрне җыйган. Шуларның берсе - күз явын алырлык берсеннән-берсе матур күлмәкләр тегә ул.

(11 февраль, “Апастово-информ”).


“Үз гомеремдә бик күп тектем дә, чиктем дә, бәйләдем дә. Яшьлегем барлыкта, муллыкта узмады. Кияргә кием юнәтәсе дә авыр иде. Шуңа күрә күлмәкләрне, алъяпкычларны, халатларны үзем тегә башладым. Дус-туганнарга да тегеп бүләк иттем. Апам белән әнием кул эшләренә бик оста иделәр. Я, кызым, бу җирен генә эләктереп куй әле дип, вак-төяген кушып, мине дә кул эшенә җәлеп итте әни. Ертылган, сүтелгәннәрне ямап куярга тырыштым”, - дип сөйли балачагын искә алып Гөлфара апа.
Яшь чагында иптәш кызлары белән беренче күлмәк теккәнен, шуны киеп авылга кунакка кайтканнарын бик сагынып искә ала ул.
Гөлфара апа район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Садә” ансамбленең актив әгъзасы да. Ансамбльгә йөрүче апалар бәйрәмнәрдә, кичәләрдә актив катнашалар. Гөлфара апа кайчагында чыгышлар өчен киемнәрне дә үзе тегеп кия. Киемнәренә чигүле бизәлешләр өсти.
“Өстәл, карават япмалары, урындык җәймәләре, мендәр тышлары, тәрәзә араларына чаршауларны да күп чиктем. Туган көннәргә, дусларыма армия сафларына китүче егетләрен озатыр өчен кульяулыклар чигеп бирә идем. Вәгъдә-бүләккә чиккән кулъяулыкларның санын хәтерләмим дә”, - ди Гөлфара апа.
Гөлфара апа гомере буе авыр хезмәт башкарган. Ул һөнәре буенча штукатур-маляр. Һөнәри училищены тәмамлагач, башта Казанда эшли. 1984нче елда Апаска күченеп кайта һәм 38 ел дәвамында 972нче номерлы ПМКда хезмәт куя.
«Хезмәтем авыр булса да, яшьлек белән сизелмәде. Эштән арып кайткач, яраткан шөгыльләрем белән юана идем. Бөтен ару-талуларым онытылып киткән кебек була. Әниемнең иң беренче чиратта, үзеңә ошасын, нинди генә эшкә алынсаң да, ничек тә ярар әле дип тотынма, дип әйткән сүзләре искә төшә. Шуңа күрә бар күңелемне биреп, матур, пөхтә булсын дип эшлим», - ди ул үзе.
Гөлфара апа шулай ук аш-суга да бик оста. Ул бигрәк тә камыр ризыклары пешерергә ярата. Гөбәдия, өчпочмак, балан пироглары - барысы да тел йотарлык тәмле була. “Кышкы салкын көннәрдә әчкелтем-татлы балан пирогы белән чәй эчүгә ни җитә”, ди.
«Өй алдына балан утырттым. Баланы кечкенә, коры булмасын өчен җәен мул итеп су сибәм. Суны күп сипкәч балан сусыл да, тәмле дә була. Кортламасын өчен химикатлар белән эшкәртеп торам. Балан өлгергәч башта кырау төшкәнне көтәм. Җимеше кырку, әче булмасын өчен кырау каты төшәргә тиеш. Шул вакытта җыйсаң гына балан ничектер тәмлерәк тә, татлырак та булла”, - ди Гөлфара апа.
Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкаручы, җырга-моңга гашыйк, тыйнаклыгы, сабырлыгы йөзенә чыккан Гөлфара апа күңелдә соклану хисе уятты.
Гөлфара ападан балан пирогы рецепты
Ике пирог пешерергә камыр өчен бер пачка “Хозяюшка” маргарины, ике йомырка, дүрттән бер стакан сөт, дүрттән бер стакан су, дүрттән бер стакан шикәр комы, дүрттән бер пачка люкс чүпрәсе кирәк. Табакка барысын да салгач он кушыла. Артык каты да, йомшак та булмаган камыр басам. Шикәр комын әзер камырга кушып әвәлим. Эчлек өчен - алдан пешереп куелган балан кирәк. Аннары камырны җәеп эчлеген урнаштырабыз. Шулай ук сладкоежка печеньесын да кушыла. Пирог өстенә дә аз гына печенье вагы сибелә.
Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев