Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Яхшылык та, яманлык та кире кайтачак!

“Җиләкле” тулган Айның йогынтысы сизелерлек булачак.

  Бүген, 11 июньдә, җәйнең беренче Ае Мәскәү вакыты белән 10:44 сәгатьтә туп-тулы булачак. Әмма искә алган булсагыз, ике төн инде Ай түп-түгәрәк күренде һәм иртәгә, 12 июньдә дә, ул безгә шулай кебек тоелачак әле.

Ул “җиләкле” Ай дип атала. Мондый гадәти булмаган аталыш астрологик күренешкә бу тәмле кызыл җиләкнең өлгерү чоры башлану сәбәпле бирелгән.

Бу - җәйнең беренче тулы Ае, ул визуаль яктан соклангыч кына түгел, ә астрологик яктан да әһәмиятле булачак. Җирнең табигый иярчене горизонтта соңгы 18 елда үзенең иң түбән торышында калкып чыгачак, ул гаять зур күк дискының иллюзиясен тудырачак. Өстәвенә, мондый күренеш 2043 елга кадәр кабатланмаячак.

“Җиләкле” Ай вакытында шау-шулы кичәләргә йөрмәскә, зур компанияләрдә булмаска тырышыгыз, бу вакытны тыныч кына үткәрергә кирәк.
Бүген кеше тикшерергә, яман сүзләр сөйләргә бөтенләй ярамый, болар барысы да үзегезгә кире әйләнеп кайтачак, өстәвенә, артыгы белән дә.
Тулган Ай вакытында спиртлы эчемлекләр һәм авыр ризык кулланырга ярамый.

Әлбәттә, җәй көне бакчада эш күп, ләкин бүген авыр физик эш белән артык шөгыльләнергә тырышмагыз.

Бүген - үз хисләрегезне контрольдә тота алмаган көн. Шуңа күрә тулган Ай вакытында зур әйберләр сатып алмагыз. Уйланмаган чыгымнар соңыннан авырлыклар тудырырга мөмкин.

Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-06-11/yahshylyk-ta-yamanlyk-ta-kire-kaytachak-4273345

Фото: «Кызыл Таң»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев