Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Илсөя Бәдретдиновага гашыйклар арасындагы яшь аермасы зур булуга ничек карый?

Илсөя Бәдретдинова язылучылары белән «сөйләшик» рубрикасын алып бара. Анда киңәш сорап язучылар да бар. Күрәсең, шундый көчле хатын-кыз бу очракта нишләр иде икән дип, аның фикерен беләселәре киләдер...

  «Хатын-кыз 8 яшькә олырак. Кеше нәрсә уйлар? Яратам аны, әмма кеше сүзеннән куркам», – дип язган ир заты.

  «Каршымда басып торсаң, тутырып, башкача әйтер идем. Кешеләр яшәячәкме ул хатын белән? Алар йоклаячакмы? Алай дисәң… Кеше сүзеннән куркып торсаң, яшәячәк тә, йоклаячак та», – дип усал җавап биргән җырчы.

«Үземнән 10 яшькә яшьрәк ир-атка гашыйк булдым. Ул да миңа җавап бирә. Миңа кыен», – дип язган бер ханым.

«Нәрсәсе кыен? Күтәреп йөрисеңме әллә? Ал!» – дип язган җырчы, шелтәләп.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinovaga-gasyiklar-arasyndagy-yas-aermasy-turynda-sorau-birgannar-5871874

Фото:Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев