Реклама
Язмыш
Иман нәрсә ул?
Гарәп телендә «иман» сүзе эчке килешү яки раслауны аңлата.
Шәригать күзлегеннән караганда, иман – Аллаһның булуына, Аның бер икәненә, иптәшләре-тиңдәшләре юк икәнлегенә тирән ышану.
Шулай ук, Аның мәхлукларыннан булган фәрештәләренә ышану. Алар Аллаһның мөхтәрәм коллары, Аңа итәгатьсезлек күрсәтмиләр, Аның боерыкларын үтиләр. Фәрештәләрне Аллаһ нурдан яраткан, алар ризык ашамыйлар, җенесләргә бүленмиләр, үрчемиләр. Аларның санын Аллаһыдан башка беркем дә белми.
Моннан тыш, иман – Аллаһының Язуларына (изге Китапларына), кешеләр үзгәрткәнче, аларның Аллаһның шәригате булуларына ышану.
Иман – Аллаһ Үзенен мәхлуклары белән идарә итәргә җибәргән, аларга Язулар биргән пәйгамбәрләргә, аларның гөнаһ кылудан Аллаһ Үзе саклаган кешеләр булуга ышану.
Иман – Аллаһ кешеләрне кабердән чыгарачак, гамәлләре өчен хисап кылачак, әҗер-җәза бирәчәк Кыямәт Көненә ышану.
Иман – галәмдәге барлык нәрсәнең Аллаһының тәкъдире белән булуына ышану.
Югарыда әйтелгән нәрсәләр иман нигезләренә керәләр. Аларга ышанучы котылачак һәм уңышка ирешәчәк. Моны инкарь итүче хак юлдан тайпылачак һәм бәхетсезлеккә дучар булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев