Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Иң матур җырлар әле җырланмаган”

Морзалар авылында туып-үскән, йөгерек гәүдәле, җор телле, гел елмаеп-балкып торучы Равил Булатов күпләргә таныш. Җырчы, нәфис сүз һәм юмор остасы, шагыйрь, автор-башкаручы буларак татар дөньясында аның үз урыны бар.

Иҗатка урау юллар аша
Равил абый Салаватулла һәм Зәйнәп Булатовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Тигез канат астында иркәләнеп үсәргә насыйп булмый. Равил абыйга 5 яшь тулган көннәрдә, әтисенең фаҗигале төстә гомере өзелә. Әнисе Зәйнәп 5 бала белән тол кала. Бу вакытта иң олылары Фәргатькә 14 яшь, кечкенә энекәшләре Фирдүскә яшь ярым гына була.
Бик тиз кул арасына керә Равил абый. Энекәшен карау, авыру әбисенә булышу, аш-су әзерләү аңа йөкләнә. Кечкенәдән сәләте күзгә ташланса да, Равил абый сәнгать дөньясына урау һәм борма юллар аша килә. Аркаланырга әти аркасы булмау үзен сиздерә, күрәсең. Ул тормышчанрак ир-ат һөнәре сайларга уйлый.
-1981 елда мәктәпне тәмамлап, төзүчеләр әзерли торган уку йортына юл тоттым. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң да һөнәремне дәвам иттем. Бу һөнәр миңа тормышта да ярдәм итте. Шулай да, моңланып торган күңел киңрәк мәйдан сорады, ком, таш, цемент белән генә канәгатьләнмәде, - ди ул.
Йөрәк түрендә бөреләнгән хисләр өермәсе ак кәгазь битенә күчә. Ә күңелнең шаян вакыты да, җитди чагы да була. Барын да тамашачы яратып кабул итә. Равил абыйның гадилеген, ихласлыгын, тугры дус, ышанычлы юлдаш булуын тиз сизеп алалар һәм үзе кебек җавап та кайтаралар. Юлында үзе кебек әйбәт кешеләр, алмаштыргысыз дуслар очрау белән дә бәхетле ул.
Равил абый 1989 елдаТатарстан Югары Советы исемендәге музыка училищесының җыр бүлегенә укырга керә һәм 25 яшендә артист тормышы башлана. 34 ел мәдәният-сәнгать дөньясында кайнап, ул аяк басмаган җир калдымы икән? Елына 250шәр концерт куйган чакларын Равил абый зур горурлык белән искә ала.Читтә яшәүче милләттәшләргә туган як сәламнәрен җиткереп, ике арада ныклы күпер сала. Шул ук вакытта туган ягы белән дә нык элемтәдә тора. Хәйрия концертлары, Сабантуйлар, якташлар бәйрәмнәре аңардан башка узмый. Туган авылында чыгыш ясамаса, сулар һавасы ук киселгәндәй була. Яшь буынга бик теләп ярдәм итә. Педагогика өлкәсендә дә алып барган хезмәтләре, балалар белән эшләгән проектлары, ул җитәкләгән иҗади-әдәби оешмалары да бихисап.
-Балалар янәшәсендә эшләргә дә насыйп булды.1994 елдан башкалада тәрбия үзәгендә эшли башладым, шул ук вакытта 115нче мәктәптә рус телле балаларга татар теле, әдәбияты дәресләрен укыттым. Татар фольклоры берләшмәләре оештырдым, - ди тынгысыз җанлы Равил абый.

Журналистика дигән юл...
Тормышның һәр көнен яңалыкка омтылуга багышлаган Равил абый сайлаган һөнәрләре һәм алган дипломнары белән генә канәгатьләнеп калмый. Әлегә кадәр дә кулыннан каләме төшмәгән райондашыбыз журналистика дөньясына аяк атлый. Казан Федераль университетына укырга керә һәм 2006 елда журналистика белгечлеге алып чыга. Равил абыйның бүгенге көндә дә “Будильник” балалар телеканалында баш продюсер, журналист вазифаларын башкаруын күпләр белмидер дә әле.
-Укытучылар һәм студентларның “Мәгърифәт ” газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире вазифасын башкарсам, Татарстан Яшьләр Оешмалары Советы каршындагы “Җидегән” яшьләр иҗат оешмасын җитәкләдем. Соңрак Казанның Кадыш мәдәният йортында татар театр студиясе оештырдым. Һәр эш, һәр вазифа хезмәт кенәгәмдә генә түгел, күңелемдә дә зур урын алып, уңышлары белән сөендерә килде. Хезмәтнең җимешләрен барлау бик күңелле, - ди Равил абый.
Равил Булатов шигырьләр, җыр сүзләре иҗат итә. Аның җырларын үзе генә түгел, бик күп танылган сәхнә осталары башкара. Авторның 3 шигырь җыентыгы да дөнья күргән.

Артка борылып карар чак-—
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Равил абый Булатов һөнәр һәм шөгыльләрен, мавыгуларын санап та тормый. Алар иксез-чиксез. Якыннары, дуслары, классташлары, иҗатын сөючеләрне берләштергән кичәдә барсысы да чагылыш тапты. Мактадылар, зурладылар, хөрмәтләделәр үзен. Башкаладан да иҗатташ дуслары кайтты, район үзешчәннәре моңлы җырларын яңгыратты, район җитәкчеләре, җирлек башлыгы да хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
-Безнең

Морзалар мәктәбеннән шактый күп шәхесләр чыкты. Бу безнең Равил бит дип шатланып, горурланып утырабыз, - диде классташы Рифат Бәдретдинов.


Равил абыйны мәрхәмәтле, олы йөрәк бизи. Якыннарын бер йодрыкка җыеп, туганлык җепләрен нык саклап яши ул. Әнисе – инде шактый олы яшьтәге Зәйнәп әбине дә сабый баладай тәрбияли. 36 ел иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Гөлсинә апага да ышанычлы ир була белә. Кала белән авыл арасындагы чакрымнарны санамыйча гына ярату һәм кайгыртуны тигез өләшә.
Иҗат кичәсенә Равил абыйның туганнары да сәхнә тутырып килде. Матур абый дип өзелеп торулары белән алар кичәне тагын да җанландырдылар.
-Абыйның исеме җисеменә туры килә. Аның тышкы кыяфәте дә, эчке дөньясы да матур. Ул бик әйбәт кеше. Әнкәебез өчен чын ярата белүче ул, хатыны өчен кайгыртучан ир, баласы өчен үрнәк әти, туганнары өчен йөрәген дә алып бирердәй кеше. Барысы өчен дә рәхмәт, - диделәр сеңелкәшләре Гөлнара Сөнгатуллина һәм Румия Идрисова.
-Райондашларыма рәхмәтем зур. Назлы сүзләр әле әйтелмәгән, иң матур җырлар әле җырланмаган, - диде Равил абый.
Чыннан да, иҗат чишмәсенең челтерәп аккан чагында бик күп канатлы хыяллары чынга ашар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев