Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Иңнәрдәге погоннар зур җаваплылык өсти

.

Әҗем авылы егете Динар Сәгытдинов бүгенге көндә Сирия Республикасында хезмәт итә. Хәрби биремнәрне чын ир-егетләрчә үтәгәне өчен дәүләт бүләкләренә дә ия булган. “Хәрби хезмәт отличнигы” һәм Суворов медале белән бүләкләнгән.
Динар Борнаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, хәрби юлдан китәргә уйлый. Россия Федерациясе Кораллы көчләре гомуми гаскәр академиясенең Казан филиалында белем ала. 2010 елда хезмәт юлын башлап җибәрә.
-Әлеге һөнәр ир-егетнең ныклыгын сыный, һәрчак үзеңне тәртиптә тотарга өйрәтә, чисталык-пөхтәлек таләп итә. Иңнәрдәге погоннар зур җаваплылык өсти, - ди ул.
Динар Украина җирләрендә дә хезмәт иткән. Бүгенге көндә ул Сириядә батальон командиры вазифасын башкара, майор дәрәҗәсен йөртә.
Әҗем авылында яшәүче Әнвәр һәм Гөлнар Сәгытдиновлар улларының шатлыклы хәбәрләренә, уңышларына сөенеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев