Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Иремнең сөяркәсе – бертуган сеңлем

Сеңлем белән һәрнәрсәбез уртак булды безнең. Ятимлек ачысы икебезгә берәү булды. Киләчәк көннәрдә ир бүлешербез, иребез дә уртак булыр, дип белмәдек.

  Кечкенәдән икебезгә бер алманы икегә бүлеп ашатты әни. Икебезгә бер йокы бүлмәсе, бер карават. Бер өстәл артында, чиратлап дәресләр хәзерләп укыдык. Бер күлмәкне беребез артыннан икенчебез киеп үстек.

  Безне әни ялгызы үстерде. Кыска гына гомере буе эчү белән мавыккан әтине яшьли үтерәләр. Миңа – 4, сеңлемә 2 яшь булганда, әти югала, 10 ай эзләгәннән соң мәетен табалар. Үтерүчеләр ачыкланмый. 2 кечкенә баланы болай да берүзе диярлек тарткан әни артык хәсрәтләнмәгәндер дә инде. Әтидән бәхет күрмәгән шул ул. 2 баланы ике култык астына кыстырып, ирен җирли әни. Аннары икебезне дә кеше итә, үстерә. Икешәр эштә эшләп безне аякка бастырган әнинең саулыгы иртә кителә. 44 яшендә йөрәге борчый башлый. Сеңлемә 20, миңа 22 яшь булганда, әни безне ташлап китеп тә бара. Төнлә йокларга яткан җиреннән иртә белән уянмый.

  Без иртә ятим калдык. Әле генә мәктәпне тәмамлап, Кукмарадан Казанга укырга килеп яши башлаган бала-чагалар идек без. Тумас борын әтисез калган балалар булганлыктан, без «әти» дигәнне белмәдек, безнең өчен әни һава кебек кирәк булды. Әнисез тормышны күз алдына китереп тә карамаган җирдән әнисез калдык без. Ике кулсыз, ике аяксыз калган кебек булды ул. Бер кешебез юк иде әни урынына калырдай. Сеңлем белән җитлеккән кызлар булып саналсак та, 20 һәм 22 яшьлек тормыш рәтен белмәгән балакайлар идек без.

  Иртә үсәргә туры килде. Беребезгә беребез әти дә, әни дә булдык. Ярый без икәү әле, бөтенләй ялгыз калсак нишләр идек, беребезгә беребез иптәш ичмаса, дип юандык. Бергә укып чыгып кулыбызга дипломнар алдык, бергә эшкә урнаштык, бергә фатир арендалап итеп тордык.

  Сеңлем Чулпан мине, яратышып, дүрт ел очрашып йөргән Наилемә кияүгә озатты. Бер елдан мин Чулпанны сөйгәне Азатка кияүгә бирдем. Икебез дә башлы-күзле булдык. Гаиләләребез белән тату булып яшәдек, кунакларга йөрештек, тормыш иптәшләребез үзара дус булдылар. Ирем Наил белән беренче балабыз – улыбыз Марсельне алып кайттык. Тиз арада икенчебез – кызыбыз Аделинага да уздым.

  Балалар тәгәрәшеп үстеләр. Яшь аралары сеңлем белән минеке кебек 2 ел гына булды. Моңа куандым. Безнең кебек бер-берсенә терәк, иптәш булып үсәрләр, дидем. Тормышыбызның ак полосасы башланды, язмышыбызның караңгы көннәре үткәндә калды, бәхетле көннәребез килде, дип сөенеп яшәгәндә, табиблар сеңлемнең ире Азатның башында яман шеш таптылар. Бу – безнең өчен яңа язмыш сынавы иде.

   Һәрвакыттагыча без Чулпан белән бу кайгыны икебез бүлешеп күтәрдек. Мин үземнең ирем өчен хәсрәтләнгәндәй хәсрәтләндем. Чулпанның бәхетсезлеге мине икеләтә бәхетсез итте. Аның бар кайгысын үз җилкәмә алырдай идем. Елдан артык табибтан табибка йөргән Азатка бер дә яхшы хәбәрләр әйтмәделәр. Теге чараны, бу чараны күреп карадылар. Тик бар да юкка булды. Табиблар Азатның сәламәтлегенә карата начар фаразлар ясадылар. Өч ел дигәндә, алар чынга ашты: Азат урын өстендә калды. Көннән-көн сулды, боекты. Йөзеннән нуры качты. Япь-яшь килеш тормышка яраксыз калу ир кеше өчен бик авыр булгандыр шул. Җитмәсә, япь-яшь, сау-сәламәт хатыны, балалар табар, сабыйлар карар урынга, ирен карый, кашыклап ашата, киендерә, юындыра, астын җыештыра. Азат үз-үзен эченнән ашап яткандыр. Ул бик нык йомылды. Кешеләр белән бик сөйләшми башлады. Элек Азат дәрте ташып торган ир-егет иде, рәхәтләнеп сөйләшә, көлә торган иде. Бик ачык йөзле, шат күңелле кеше иде шул ул.

  Азат бик үзгәрде. Урын өстендә ятканда кеше уйчанга әйләнә икән. Элек сүз артыннан кесәгә керми торган Азат «телсез» калды. Ул хәзер «әйе», «юк»тан артык сүз дәшми. Кеше күрергә теләми. Өйгә кунаклар килгәнен яратмый.

  Сеңлем Чулпанның йөрәге телгәләнгәнен беләм. Әмма дәшми. Зарланмый. Борчу-кайгысын елмаюы артына яшерә. Мин сеңлемне кызгандым. Бик кызгандым. Аның бәхетсез булуын белү минем үземне дә бәхетсез итә. Апа кеше булу шул инде ул... Мин үземне аның анасы итеп хис итәм бит. Нишләтәсең. Күңелем сызлый аның өчен. Йөрәгем яна.

  Мин, бер-бер артлы балалар тапканнан соң, эшкә кире кайтмадым. Ирем дә балалар үстереп, өй эшләрен хәстәрләп, ашарга әзерләп өйдә торуым яклы булды. Мин каршы төшмәдем. Балаларны мәктәпкә, мәктәптән соң түгәрәкләргә алып бардым, алып кайттым, өй юдым-җыйдым, ашарга пешердем, балалар белән дәресләр хәзерләдем, кич белән иремне эштән каршы алып ашаттым-эчерттем, күлмәк-оекларын юып үтекләдем, көен көйләп, җаен җайлап йокларга озаттым. Минем көннәрем шулай үттеләр. Ирем Наил, эшкә барышлый, сеңлем Чулпанны кереп ала, эшенә илтеп куя, кайтканда шулай ук өенә алып кайта. Ул да кызганадыр Чулпанны, күрәсең. Урын өстендә яткан авыру ирне караучы япь-яшь хатынны ничек кызганмассың... Тормышының чәчәк аткан мәле булырга тиеш тә бит соң, тик... Эшкә китәр алдыннан авыру ирне бала урынына кашыклап ашатып, кичен эштән кайтып авыру ирне киендереп-юындырып гомере үтә шул Чулпанның.

  Еллар уза торды. Наил белән безнең балалар көннән-көн үстеләр. Берсе – өченче, берсе беренче сыйныфта укый инде. Кай арада шулай үсеп куйганнардыр...

  Балалар үскән саен без дә олыгаябыз бугай. Ирем белән әллә картаябыз инде, араларыбыз элеккечә кайнар түгел. Мәхәббәт дигән нәрсә озак яшәми, диләр. Чыннан да, яши торгач, шулай бетә микәнни ул мәхәббәт? Наил миңа элеккечә карамый. Элеккечә кысып кочмый. Пешергәнемне элеккечә мактый-мактый ашамый. Матур сүзләр әйтми. «Яратам» дигәнен инде күпме ишеткәнем юк. Йокы бүлмәсендә элек еш яратыша идек. Хәзер Наил бөтенләй теләми башлады. Я эштән бик арып кайттым, я тезем сызлый, дип баш тарта. Мин башта чибәрлегемне җуям, картаям, ямьсезләнәм микән әллә, Наил мине теләми микән әллә, дип аптырадым. Аннары көне буе эштә чыннан да арыйдыр, эше күп, Наил дә хәзер элекке яшь, дәртле егет түгел бит инде, дип тынычландым. Дөрес, бу мине иң борчыган мәсьәлә дә түгел. Мине ныграк борчыган нәрсә бар. Без Наил белән бер-беребезгә бөтенләй чит кешеләргә әйләнеп барабыз кебек. Иртән мин балаларны мәктәпкә җыендырган арада, Наил тиз-тиз җыенып чыгып чаба. «Хәерле иртә» дип эндәшергә дә өлгерми калам кайвакыт. Иртәнге ашны ашап тормый башлады. Өйдә ашап торырга вакыт юк, эш бик күп, юлда берәр нәрсә капкалап алырмын, дип чыгып йөгерә тизрәк эшкә.

  Көннәремне мин өйдә аны сагынып, тизрәк кайтуын көтеп үткәрәм. Тик кичләрем тагын балаларны мәктәптән каршы алып, ашатып-эчертеп, киендереп-юындырып, дәресләрен хәзерләтеп, иртәгәгә китап-дәфтәрләрен, итәк-чалбарларын хәстәрләп уза. Наил юк та юк. Кайчак төнге сәгатьтә дә кайтып кермәгәч, шалтыратып эзли үк башлыйм. Андый вакытларда Наил ачулана. Шалтыратма, йөдәтмә, мин эшлим, вакытым юк минем, ятып йокла, мине көтеп утырма, дип кырыс итеп җавап кайтара.

  Араларыбыз суынганын сизәм. Наил миңа карашын күтәреп карамый да хәзер. Сөйләшмибез, элеккечә кайда да булса бергә бармыйбыз, вакыт үткәрмибез. Мин Наилне иртән – бер, төнлә бер генә күреп өлгерәм. Ял көннәрендә булса да гаиләбез белән бергә вакыт уздырмабыз микән дип, атна буе сабырлык белән көтәм. Ял көннәре җитсә, Наил я Мәскәүгә эш буенча оча, я тагын берәр мәшәкате белән чыгып китеп югала. Мин Наилнең миңа карата бөтенләй суынуын аңлыйм. Әмма кабул итә алмыйм. Минем моны кабул итәсем килми…

  Көннәрнең берендә, көтмәгәндә, сеңлем Чулпан шатлыклы хәбәр белән шалтыратты. Ул үзенең йөкле булуын әйтте. Мин сөенечемнән елап ук җибәрдем. Чулпан әни булу бәхетен кичерә алмас микәнни инде, дип көенеп, борчылып, ничә ел йөрдем. Ниһаять, Азат белән Чулпанның сабый көтүләрен белдем. «Чулпан, әле ярый тырышкансыз, бик әйбәт булган, мине куандырганың өчен рәхмәт, сеңлем», – дидем Чулпанга. Азатның сәламәтлеге һаман шул көе, ул шулай ук өйдә генә, аягына басып йөрми. Шулай да тырышканнар, сабыйга узганнар. Аллага мең шөкер. Балалары булуы нинди куаныч! Бу яңалыкны белгәч, минем күңелемә җылы йөгерде. Барлык борчуларым онытылды. Үзем йөккә узгандай куанып, очынып йөри башладым. Чулпан белән безнең һәрнәрсәбез уртак булды шул. Кайгыбыз да, куанычыбыз да…

  Чулпанның бәхетле тугыз аен мин аның белән бергә кичердем. Безнең һәрнәрсәбез уртак бит. Үзем инде 2 мәртәбә әни кеше буларак, мин Чулпанга 9 ай дәвамында һәрвакыт булышып тордым. Соравы туган саен шалтыратты, мин киңәшемне биреп, тәҗрибәм белән бүлешеп, ярдәм иттем. Чулпанның сабыен табар вакыты якынлашканда, ирем Наил белән аның өчен иң яхшы клиниканы, иң яхшы табибны белештек, таптык, сөйләштек, үзебез түләдек. Мин Чулпан белән бала табарга бардым. Сеңлемнең иң бәхетле көне – әни булган көнен дә мин аның белән бергә кичердем. Бу матур көн дә безнең икебезгә берәү, уртак булды. Без Чулпан белән бергә сау-сәламәт ир баланы таптык. Кендеген үз кулларым белән кисеп, баланы Чулпанның күкрәгенә куйдым. «Исәнме, улым, бу дөньяга рәхим ит», – дип сабыйга эндәштем.

  Сабыйга Айгиз исеме куштылар. Балага яшь ярым булганда, Азатның хәле начарая төште. Чулпан янәдән ире белән хастаханә бусагаларын таптый башлады. Сабый миңа калды. Айгизнең авырып, тән температурасы күтәрелеп төне буе елап чыккан чаклары да миңа төште. Мин Айгизне үземнең улым кебек карадым. Бар назымны, бар мәхәббәтемне бирдем. Чулпанның баласы – минем балам. Һәрвакыттагыча. Безнең һәрнәрсәбез уртак булды.

 

  Чулпанның ире үлем белән көрәшә. Аны аппаратка тоташтырдылар. Ярты елдан артык яныннан китмәгән Чулпанның өметен өзеп, табиблар, Азатны аппараттан аерырга кирәк, шанслар юк, дип хәбәр иттеләр. Чулпан ирен соңгы юлга озатты. Азатны җирләү белән, Чулпан, баланы алып, Мәскәүгә китеп барды. Мин сеңлемнең бу адымын һич аңламадым. Ни өчен Мәскәү? Нишли ул хәзер ялгызы Мәскәүдә? Нишләп, миннән аерылып, әллә кая китеп барырга карар кылган ул? Чулпанга хәзер кайгысын күтәрергә дә, сабыен карарга да, алга таба яшәргә көчләр табарга да кирәк. Чулпанның ни өчен мондый адымга барганын үземә берничек тә аңлата алмадым. Тик соңрак сорауларыма җавапларны таптым мин...

  Чулпанның Мәскәүгә китеп баруыннан соң, ирем Наил минем белән мөһим темага сөйләшергә теләвен белдерде. Ирем минем белән аерылышырга теләве хакында хәбәр итте. «Мин сине яраттым, яратып өйләндем, син миңа яхшы хатын булдың, балалар бүләк иттең, без бик матур яшәдек, әмма минем сиңа карата хисләрем күптән сүрелделәр, бер-беребезне, балаларны алдап яшәгәнгә караганда аерылышуыбыз мең кат яхшырак булыр, дип саныйм, балалар өчен борчылма, мин алиментларны тиешенчә түләячәкмен, ярдәм итеп торачакмын, мин аларны ташламыйм», – диде Наил.

   Иремнең сүзләре мине коточкыч уйларга этәрде. Мин Наилнең сөяркәсе барлыгы һәм аның сөяркәсе .... сеңлем Чулпандыр дип шикләнә башладым. Минем бу уйлардан тыным кысылды, башым әйләнде, тезләрем йомшарды, табан астымнан җир убылды. Йөрәгемнең тибеше шул дәрәҗәдә каты һәм кызу, минем хәтта колакларым тоныр төсле тоелды. Мин үземнең уйларыма үзем ышанырга теләмәдем. Юк! Юк! Бу минем башыма сыймады. Тик минем йөзләгән соравыма бер генә төрле җавап биреп була иде: минем сеңлем – иремнең сөяркәсе, сеңлемнең баласы – иремнең баласы.

  Аерылышу процессы тәмамланганда, мин инде дөреслекне белә идем. Үзем теләп, карышмыйча аерылыштым. Наил Мәскәүгә Чулпан белән бала янына күченеп китте. Иремнең хыянәтен, бәлки, күтәрә алган булыр идем әле. Тик сеңлемнең адымын кичерә алмаячакмын. Башка сыймаслык хәл: минем ирем кочагында ясаган баласын аның белән бергә таптым, үз балам кебек карап үстердем. Бер алманы икегә бүлеп ашап үскән кеше шулай синең күңелеңә төкерә ала ди мени? Ала икән.

  Бу вакыйгаларга карата Чулпан миңа бер генә сүз әйтте: «Апа, мин аны яраттым, йөрәгемә әмер бирә алмадым». Ул миннән гафу сорамады. Мондый әйбер өчен гафу сорамыйлар. Кичереп була торган әйбер дә түгел ул, хәер. Тормыш дигәннәрендә ниләр генә булмый икән. Бала чакта күлмәкләремне минем арттан киеп үскән сеңлем, үсә төшкәч, иремне үзенеке итте…

Чыганак:https://intertat.tatar/news/iremnen-soyarkase-bertugan-senlem-5859222

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/front-view-sad-girl-indoors_31195836.htm#fromView=search&page=1&position=0&uuid=eed96bdc-1c07-4e68-b01b-172baf77d73c

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев