Иртәгә ялгызлыкны “суга батырып” була!
20 июнь сынамышлары бик кызыклы. Укып карагыз әле.
Иртәгә су буенда тиргәшергә һич ярамый, дуслар, сак булыгыз. Югыйсә, су “ачуланырга” мөмкин.
Шулай ук, иртәгә көннең эссе, тынчу булуына да зарланмаска тырышыгыз. Бу иген уңышы яхшы булсын өчен кирәк.
Кызлар иртәгә чәчләрен таратып йөрмәсен. Толымнарының матурлыгы сакланыр.
Иртәгә елга-күлләрдә су коенган кешегә су сихәт бирә икән.
20 июньдә рәхәтләнеп иске, кирәкмәгән әйберләрдән арынырга кирәк. Бу гамәл уңыш җәлеп итәр.
Иртәгә өй җыештыру, кер юу да хәерле эш санала икән.
20 июньнең бик кызыклы бер сынамышы бар — иртәгә ялгызлыкны “суга батырып” була икән, имеш. Моның өчен бер чи йомырканы күкрәгегездә әйләндереп алыгыз һәм, пешереп, йорт хайваннарына ашатыгыз. Кабыгын елга суына ташлагыз һәм артка борылып карамыйча, сөйләшмичә өегезгә кайтыгыз.
Менә шулай. Ышансагыз, ышаныгыз...
Уңышлы, сихәтле, парлы булыгыз!
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-06-19/irt-g-yalgyzlykny-suga-batyryp-bula-4281517
Фото: Лейла Шигабеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев