Иртәгә кеше тормышын тикшермәгез!
29 гыйнвар сынамышлары белән танышыгыз.
29 гыйнварга һава торышы белән бәйле сынамышлар:
Бу көннең салкын булуы - эссе һәм коры җәйгә.
Көчле кар яву — җәй балыкчыларга мул балык вәгъдә итә.
Буран, юеш кар һәм җилләр — салкын һәм яңгырлы җәйгә.
Төньяк җиле — каты салкыннарга.
Аяз, кояшлы, җилсез көн — җылы, коры, уңдырышлы җәйгә.
Иртәгә тавыкларга игътибар итегез — алар бер аягын бөгеп, өемгә җыелалар икән — тиздән салкыннар киләчәк.
29 гыйнварда нишләргә ярамый?
Йорт хайваннарын һәм кошларны рәнҗетмәгез!
Башкаларны күзәтеп һәм тыңлап тормагыз!
Гайбәт тарату, чит кешенең шәхси тормышы турында фикер алышу да катгый тыела.
Ерак юлга җитди сәбәпсез чыкмагыз.
Үткен предметлар белән гамьсез эш итмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев