Иртәгә көнне дөрес үткәрегез!
Борынгылар 11 гыйнварны “шомлы көн” дип санаган, чөнки нәкъ бу көнне “кара көчләр”нең актив булуына ышанган. Тормышка күңелсезлекләр җәлеп итмәс өчен аны дөрес үткәрергә кирәк икән.
11 гыйнварда юк-бар сәбәп белән өйдән чыгып йөрергә киңәш ителми. Бу көнне тыныч кына, тавыш-гаугасыз, якын кешеләр белән бергә өйдә үткәрергә кирәк.
Бәхетсез кешенең язмышын үзгәртер өчен элек 11 гыйнварда аның берәр киемен утта яндырганнар һәм көлен җилгә очырганнар.
Акча җәлеп итәр өчен 11 гыйнварда аяк киеменә, үкчә астына тимер акча салырга киңәш итәләр. Яисә аны гөл төбенә күмеп куярга кирәк.
Билгеле бер ир-егетне үзенә гашыйк итәргә теләгән гүзәл зат 11 гыйнварда бу теләген пышылдап, кызыл җепне беләзек рәвешендә кулына бәйләп куярга тиеш, имеш.
Бу көнне хатын-кызларга чәчләрен җыеп йөрергә киңәш ителә. Туздырылган чәчләр гаилә бәхетен югалтуга икән.
Өйгә тавыш-гауга җәлеп итмәс өчен бу көнне хатын-кызлар идән себергән, ә ирләргә пычак үткерләргә ярамаган.
Тормышыгыз тыныч һәм анда барысы да аңлаешлы булсын, дисәгез, 11 гыйнварда өегез дә, барлык әйберләрегез дә тәртиптә булсын.
Ишекне ачык калдырмагыз! Иминлек китмәс. 11 гыйнварда бурычка тоз, шикәр сорамау хәерле, талашуларны урап узарсыз. Бу көнне җитди эшләргә тотынмый торыгыз, уңышлы булмаска мөмкин.
11 гыйнвар сынамышлары:
Күктә болытлар булмаса, көчле салкыннар киләчәк.
Йолдызлар якты янса, тиздән суыта.
Җил төньяктан иссә, һава торышы кискен үзгәрәчәк.
Агачлар бәсле булса, җылытачак.
Болытлар бик аста йөзсә, алда зәмһәрир кыш көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев