Иртәгә кошларга һәм мәчеләргә игътибар итегез!
28 гыйнвар сынамышлары бик кызыклы. Укыгыз!
28 гыйнварга һава торышы сынамышлары:
Төнлә якты йолдызлы күк йөзе — каты салкыннарга һәм яхшы уңышка;
Тонык йолдызлар, куе болытлар — җылынуга;
Көчле җил — дымлы, яңгырлы елга;
Кар яуса, кыш сузылачак;
Аяз, җилсез, кояшлы көн — иртә язга һәм коры җәйгә.
Иртәгә кошларның үз-үзләрен тотышына да игътибар итегез.
Песнәкләр өй янында чыркылдаша икән — тиз арада салкынайтачак.
Чыпчыклар түбә астына һәм сарай ярыкларына качса — салкыннар көчәя.
Каргалар каты кычкырса һәм түбән очса — якын арада җылытачак, яки һава торышы кискен үзгәрәчәк.
Шулай ук 28 гыйнварда мәчеләрнең үз-үзләрен тотышы да игътибарга лаек.
Бу көнне үзен тыныч тотучы мәче — иминлек билгесе.
Ә килеп кергән кешегә мәчегезнең кинәт ысылдавы — шомлы билге, бу өйгә начар кунак килгәнлеген аңлата.
28 гыйнварда нәрсә эшләргә ярамый?
Ач килеш өйдән чыгарга;
Ертык яисә пычрак кием кияргә;
Якыннарың белән талашырга;
Кешеләргә тупас сүзләр әйтергә;
Йөкле хатыннарга өйдән озакка чыгып китәргә;
Ят кешеләрдән бүләкләр, җирдән әйберләр һәм акча алырга;
Кирәксезгә урманга йөрергә;
Планнар белән мактанырга һәм киләчәктәге уңышлар турында кычкырып сөйләргә.
Бу киңәшләрне үтәсәгез, тормышыгыз имин һәм бәхетле булырга тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев