Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Кар өеме

Тормыш законы ук түгелдер инде бу, сәерлекнең берәр билгесе генәдер. Әмма миңа кызык тоелды.

Яз исе килә башлагач, аның үзен дә тизрәк күрергә омтыласың бит. Кышын көрәп өйгән карларны кире таратасың. Шулай итсәң, тизрәк эреп бетәр төсле тоела. Кар эрегән урыннарда үлән калкына, язның борыны күренә башлый. И, рәхәт инде ул. Тау башларына карасаң да кардан ачыл­ган урыннар күзне иркәли. Хас менә йомырка кабыгын тишеп чыгучы каз бәбкәсе. Башта коңгыртрак булып томшыгы күренә, аннары – саргылт йоннары… Яз да шулай, каз бәбкәсе шикелле, кар кабыгын тишеп чыгадыр сыман.

Кар эреп бетте бер мәлне. Калынрак урынын табып су савытына да салып куйдым әле. Хатын шулай кушты, гөлләргә, тәрәзә төбендәге яшелчә үсентеләренә сибәргә әйбәт ди. Кыш буена күрмәгән теге карны, аның гөлгә файдалы икәнен белмәгән, кар бетә башлагач кына исенә төшкән. Кар эреп бетте ишегалдында, дип, яз кәефе белән балкып йөргәндә күз төште аңа. Бакчаның бер почмагында калын гына өем кар калган. Урыны шундыйрак, кояш төшә торган түгел. Кояш та төшми, җил дә ашамый. Шуңа теге кар өеме мине ирештергәндәй күкрәген киереп утыра. Менә мин, имеш, хәтта яз кояшына да бирешмим!
Үткән-сүткәндә күз салып узам. Таратып ташларга кирәк, дип уйлыйм. Тик аңа кул җитми. Әлләни мөһим нәрсә дә түгел бит инде, язмышы котылгысыз, барыбер эриячәк. Аның белән маташып торуның мәгънәсе юк. Әле монда мөһимрәк эшләргә дә өлгереп бетеп булмый. Аңлыйм мин барысын да. Тик теге кар өеме, барыбер, эчне пошыра. Төгәлләнеп бетмәгән эш кебек бит инде. Менә син, әйтик, роман тиклем роман язгансың да аның соңгы җөмләсен язмый калдыргансың. Зыян юк – нәрсә язарга икәнен бе­ләсең, вакыт та күп кирәкми. Тик барыбер эшем бетте дип җиңел сулый алмыйсың, чөнки бер җөмләсе тәмам­ланмый калган. Яки менә ындыр тутырып бәрәңге утырткансың да бер кишәрлек җиргә кулың җитми калган. Теләсә кайчан утыртып була аны. Ярты сәгатьлек эш. Ләкин ул эш эшләнеп бетмәгән. Шуңа эчеңне пошырып тора.
Кар өеме белән дә шундый ук хәл. Эчне пошырудан узып, ул инде ачуны китерә башлый. Кичен арыта бераз, вакыт та соң. Иртәгә иртүк таратып ташлыйм, дип, ятасың да иртән тагын яңа мәшәкать табыла, аның кайгысы калмый. Шулай итеп көн уза, кичен тагын теге карга күз төшә. Аз гына бирешкән кебек, тик барыбер таратырга кирәк. Бу хәл хәзер көн саен кабатлана. Кар өеме инде шайтан кебек күренә башлый. Ул кар өеме түгел, ә синең булдык­сыз­лыгыңа, сүзеңдә тора алма­выңа, ялкаулыгыңа куел­ган һәйкәл шикелле тоела. Бу уйларны куарга тырышсаң да, кар өеме барыбер кала. Аны күргән саен җенең котыра. Нәфрәтеңнән ялкын кабынса, билләһи, шуны эретеп агызыр иде.
Кайвакыт шундый кешеләр дә очрый ул. Очрашасың, күрешәсең һәм бер сәбәпсез яратмый башлыйсың. Ул әле авыз ачып сүз дә әйтмәгән, хәтта исемен дә белмисең, ләкин аның булуы сиңа уңайсызлык тудырган кебек була. Черки шикелле менә. Ул сине тешләмәгән әле, хәтта бер җиреңә кунмаган да, хәтта безелдәми дә. Тик син инде тормыш җаен югалтасың һәм теге черкине куып җибәрергә омтыласың. Ләкин кеше черки түгел, аны бер сәбәпсез куып җибәреп тә, бәреп үтереп тә булмый. Һәм ул шуннан явыз нияттә файдаланып, синең каныңны бозуын дәвам итә. Моның сәбәбен мин берничек тә аңлата алмыйм. Феномен бугай бу.
Кар өеме дә шундый феноменга әйләнде. Мин күз салып узам. Кайчагында хәтта махсус чыгып карыйм. Ләкин таратырга вакыт юк. Ә ул ачуны кабарта. Гаҗәп!.. Бер зыяны да юк бит инде, югыйсә. Тавышы да, исе дә юк. Хәрәкәтләнми дә. Ята шунда үз вакытын көтеп. Карама, күз дә салма. Уйлама аның турында. Үз вакыты җиткәч, юкка чыгачак, язмышы күптән хәл ителгән. Юк! Алай булмый. Уйлыйсың, карыйсың, нәфрәт­ләнәсең. Күралмый башлый­сың…
Бер-ике көн яңгыр яуды да өйдәге эшләр белән генә маташырга туры килде. Бакча тирәсенә бармасам да теге кар өеме, барыбер, күз алдында. Тере картина кебек. Күз алдына килеп баса да ачуны чыгара. Менә шушы эшне генә тәмамлыйм да чыгып таратам дип уйлыйсың. Тик үзең дә сизмичә, икенче эшкә тотынып китәсең.
Әле менә чыгып карадым. Теге кар өеме эреп беткән. Тик мин тамчы да сөенә алмадым. Күңелдә юксыну тойгысы гына. Иң якын дустымны югалткан шикелле. Мәңгегә дә кире кайтмас инде ул. Узган кышның соңгы кыйпылчыгы иде бит. Әллә нинди кадер-хөрмәт күрсәтә алмыйм инде аңа, тик карашларым белән булса да назлап узарга кирәк булган. Бәлки ул мин көзен күреп сокланган беренче кар булгандыр. Һәм соңгысы… Кышның соңгы кары… Минем кышның…
Сәер халәт шундый... Тормыш кануны ук түгелдер инде бу, ахмаклыкның берәр чагылышы гынадыр...


Марат Кәбиров.

Реклама

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-12-25/kar-eme-3085772?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев