Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Караган саен сокланам» – Ландыш Нигъмәтҗанованың балаларыннан концерт

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевларның балалары үзләренең татарча бик матур итеп сөйләшүләре белән генә түгел, әти-әниләре кебек үк талантлы булулары белән дә таң калдыралар.

  10 көн буе эшләп кайтуларына, әти-әниләрен балалары концерт программасы белән каршы алганнар. Яшь артистлар – Ләйлә белән Гомәр, гармунчылары – бабалары.

  Кечкенә Таишевларның мини концертын Ландыш Нигъмәтҗанованың язылучылары да яратып караган.

  «Менә кемнәрне чакырырга кирәк татар телен, мохитен саклаучылар кичәсенә Марат Әхмәтовка. Караган саен сокланам. Шундый булдыралар! Алар бит онытыла башлаган, яшьләр җырламый торган җырларны да тиешенчә башкаралар. Бабайның тырышлыгы зурдыр монда. Рәхмәт бабайга!»;

  «Менә татарның киләчәге кемнәр ул!»;

  «Менә нинди татар телен белгән балалар үсә. Әнвәр белән Каюм җитешми. Тиздән Каюмчик та җырчы булыр әле, Аллаһы боерса»;

  «Гомәрне дә үстердек. Көннән-көн матуррак җырлыйлар. Сөбханаллаһ», – дип сокланышкан талантлы Ләйлә белән Гомәргә халык.

  Чыганак:https://intertat.tatar/news/karagan-saen-soklanam-landys-nigmatanovanyn-balalarynnan-koncert-5870330

 Фото: видеодан скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев