Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Караидел Хатикосы хуҗасын көтә...

Коткаручылар дүртенче көн инде Караидел районында боз астына киткән ирне эзли.

  Велосипедчы су астына киткән урында аны тугры эте көтә, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов.

  Ул Караидел елгасында эзләүләр алып барылуын сөйләде. Водолазлар елга төбен 7 метрдан артык тирәнлектә тикшерә. Һавадан вертолет хәлне күзәтә.

  "Коткаручылар әлегә велосипедны гына тапты һәм су төбеннән күтәрә алды. Бу көннәрдә "Белка" кушаматлы эт фаҗига булган урында хуҗасын көтә. Туганнарының аны өенә алып кайтырга тырышуына карамастан, тугры дусты хуҗасын каршы алу өметен өзми", - дип хәбәр итте Кирилл Первов.

  Элегрәк хәбәр итүебезчә, вакыйга 24 ноябрьдә булган. Велосипедчы, өенә юлны кыскартырга тырышып, Караидел елгасы аша узарга була, анда боз калынлыгы - нибары 2 см булган. Ир боз астына төшеп батып үлгән…

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-11-27/karaidel-hatikosy-hu-asyn-k-t-4026369

Фото:Кирилл Первов, телеграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев