Карамасарда яшәүче Гыйлаҗ ага Миңнуллин 100 яшьлеген каршы алды
Район башлыгы Айрат Җиһаншин бер гасырлык гомер юлы узган Гыйлаҗ ага Миңнуллинны олуг гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының, Татарстан Рәисенең котлауларын ирештерде.
Шулай ук аксакалга Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы белән ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.
Гыйлаҗ ага Миңнуллин тормыш иптәше Мансура апа белән 78 ел парлы гомер кичерә. Бүгенге көндә Мансура апаның сәламәтлеге нык какшаган, Гыйлаҗ абый аны гел кайгыртып тора. Өлкәннәр балаларының олы тәрбиясендә яши.
Бер мәктәптә укып, әлегә кадәр дә таныш булып, аралашып йөрсәләр дә, мәхәббәт чәчкәсе туганнарының туенда бөреләнә. Шул көннән башлап, Гыйлаҗ абый тормышын Мансура ападан башка күз алдына да китерә алмый.
Миңнуллиннар 5 балага гомер биреп, үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергән. 11 онык, 12 оныкчык өчен дә кадерле һәм бердәнбер алар.
“Мин бик бәхетле кеше. Тормыш мәшәкатьләре күп булса да, йөрәкөзгеч хәлләргә дучар булмадым. Балаларым да йөземә кызыллык китермәделәр. Бер авырлык күрсәтмичә үстеләр, тормышта үз урыннарын таптылар. Мансура белән дә иңне-иңгә куеп, аңлашып яшәдек. Тәртип булганын яраттым. Үз-үземне дә һәрвакыт тәртиптә тотарга тырыштым”, - ди Гыйлаҗ абый.
Гыйлаҗ ага гомере буе үз-үзендә җаваплылык тоеп яшәгән. Хезмәтен дә ул җиренә җиткереп башкарган. Тормышка да карашы җитди булган аның.
Сугыш башланганда ул ФЗУда укый торган була. Училищены тәмамлаганнан соң, Казан-Ульян тимерюлы төзелешенә җибәрәләр. Монда ул чын хезмәт чыныгуы үтә.
“1941-1942нче елгы кыш бик салкын булды. Җирне казу өчен өстендә ут ягып, җылыта идек. Төзелешне хәрбиләр контрольдә тотты. Ел ярым эчендә 200 километр озынлыктагы тимерюл салдык. Җиңү өчен бөтен көчебезне биреп эшләдек. Сугыштан соң да бик күп шәһәрләрне торгызуда катнаштым”, - дип искә ала аксакал.
Гыйлаҗ ага Карамасарга кайткач та бик күп җаваплы хезмәтләр башкара. Төзелештә эшли, колхозны җитәкли, прораб, хуҗалык эшләре мөдире вазифаларын башкара. Озак еллар сайлау комиссиясе рәисе булып тора.
Гыйлаҗ ага бүген дә хәрәкәттә, камил акыл белән яши. Көн яңалыклары, сәяси вакыйгалар белән дә хәбәрдар ул. Өлкәннәрчә дөрес киңәшләрен дә бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев