Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кеше үтерүче автомобиль

Стивен Кингның кеше үтерүче машина турындагы хикәясе әкият булмаган икән...

  Мин дә шундый бер машина турында беләм. Утыз еллап элек безнең автосервиска “Волга-ГАЗ-21” машинасын төзәтергә алып килделәр. Хуҗасы аны бераз төзәткәләп, сатарга җыена икән. Ул чакта автосалоннар бик юк иде әле, халык машиналарны, нигездә, кулдан сатып алды. Шул ук вакытта карап торуга бер дигән машинаны хуҗасының арзан гына бәягә сатарга җыенуы бик аптыраткан иде. Үзем алыйм микән әллә, дип тә уйлап куйган идем хәтта, ләкин хатыным бу ниятемә каршы төште, аның яңарагында утырып йөрисе килә иде шул...

    Без бу машинаны тиз генә ризалашып кабул итеп алдык, чөнки хуҗасы бик кысмырланып тормады, сораган хакны шундук чыгарып та салды. Аннары без аны тиз арада ару гына бәягә сатып та җибәрдек. Хуҗасы сатулашып та тормады, ниһаять, котылдым, дигәндәй, хәтта җиңел сулап куйды кебек. Кичтән без бу эшне уңышлы һәм керемле итеп аткарып чыгуыбызны егетләр белән бик шәп итеп юдык та икенче көнне оныттык та.


  Ләкин берничә айдан бу машинаны тагын безнең мастерскойга алып килделәр – юл-транспорт һәлакәтенә тарыган икән. Үзе әллә ни яньчелмәгән дә, ә менә хуҗасы авария урынында ук җан биргән. Хәзер инде мәрхүм хуҗаның туганнары бездән әлеге “каһәр суккан” машинаны тизрәк төзәтеп сатарга ярдәм итүебезне сорый-үтенә башлады.   Ачыклануынча, тол калган хуҗабикә аны алуга башта ук каршы булган икән, юньле түгел бугай бу автомобиль, ниндидер катафалкка охшап тора, дигән булган. Ләкин мәрхүм ире аны бик ошаткан, алабыз – и все, дигән. Озакламый “и все” булган да инде...
Озак та үтмәстән моны тагын уңышлы гына бәягә сатып җибәрдек.


  Әлеге “Волга”ны инде өченче тапкыр безнең остаханәгә алып килгәннән соң без мистикага ышанмасаң да ышанырдай булдык: теге вакыттагы кебек үк, машина бик яньчелмәгән иде, ләкин хуҗасы шул авария урынында ук үлгән. Димәк, без вакыт-вакыт төзәткән машина чыннан да киллер-автомобиль булып чыкты! Алай гына да түгел, машина үзе ДТПдан соң җитди каза да күрми, ә рулендә булган хуҗасы шул урында ук һәлак була! Шул вакытта мин бу машинаны иң беренче булып саткан хуҗасының ничек шатланганын һәм гаепле карашын читкә юнәлткәнен искә төшердем. Димәк, ул әлеге “Волга”ның кеше үтерүче машина икәнлеген шул вакытта ук бик яхшы белгән...

  Бу юлы машинаны төзәтергә безнең автослесарьларның берсенең дә кулы бармады, үзенә гөнаһ аласы килмәде. Ләкин яшь кенә бер танышыбыз, бу киллер-машинаның үткәндәге тарихын, яманатын белә торып, мистикага ышанмавы турында белдерде, очраклы туры килүләр бу тормышта булып тора ул, диде. Аныңча, бер дигән машинадан, өстәвенә, шундый арзан булуын белә торып баш тарту – диваналык, ә хорафатларга ышану – томаналык ул!

  
  Бик үтенеп сорагач, төзәтеп бирдек инде, нишлисең, клиентларны югалтып булмый, белә торып ала бит! Кыскасы, берничә атнадан бу егетебезне дә җирләдек, ә “Волга”, һәрвакыттагыча, бераз сыдырылган һәм яньчелгән урыннары белән янә безнең мастерскойда тора иде инде...


  Бу юлы егетләр аны төзәтү түгел, якын килергә дә курыкты! Яныннан хәтта үтеп китәргә дә батырчылык итәргә кирәк иде. Без бу машинаны арытаба нишләтү турында бригадабыз белән озак кына киңәш­ләштек. Кемдер ихатага алып чыгып, бензин сибеп яндырырга да тәкъдим итте хәтта! Икенче егет, аны елгага илтеп батырсак, иң яхшысы шул булыр, диде. Ләкин бит әле елгага алып барыр өчен дә кемдер аның руле артына утырырга тиеш! Юк инде, диештек, бәласен­нән баш-аяк.


  Өстәвенә, соңгы мәрхүм ирнең тол хатыны ике баласы белән калды, ә урамда – бик катлаулы, авыр 90нчы еллар, мондый мохтаҗлык вакытында әлеге машинаны ниндидер мистика аркасында гына яндыру да, елгага батыру да үзен акламый иде. Шулай уйлаша, киңәшләшә торгач, изотерика белән мавыгучы бер егеткә мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Ул исә машинаны бөтен килеш сатмаска, ә сүтеп, запас частьләр итеп сатарга тәкьдим итте. Автокиллерның аерым детальләре кешеләргә бернинди дә зыян салмаска тиеш, шулай да чиркәүдән берәр попны чакырып, машинаны ул “изге су” белән коендырса, артык булмас, диде.


  Без нәкъ шулай иттек тә. Машинаны винтигына кадәр сүтеп, бер руханидан “изге су” чәчрәттереп, барлык частьләрен дип әйтерлек сатып бетердек дә акчасын теге тол хатынга илтеп тапшырдык. Бәхеткә, ул запчастьләрне алган кешеләр белән бернинди дә фаҗигале очраклар теркәлмәде, монысын мин төгәл беләм, чөнки аларны алучылар арасында танышларым күп иде.


  Шулай да бу “Волга”ның нинди каһәр суккан машина булуы, ни өчен аның үз хуҗаларын үтерүе сер булып калды. Ничек кенә булмасын, бу хәлләрнең ниндидер очраклылык кына булуына, әлбәттә, беребез дә ышанмадык...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/novosti/2024-11-24/keshe-ter-che-avtomobil-4021840

Фото:https://kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев