Кичә кич авылда яшен суккач, сыер да, хуҗабикә дә һәлак булган
Башкортстанда яшен суккач, сыерын коткарырга маташкан хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Кичә кич Миякә районының Куль-Кункас авылында яшен суккач, сарайга ут каба.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын вакытында 58 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Ул сарайдагы сыерын коткарырга маташа. Шул чакта ут капкан түбә ишелеп төшә. Сыер да үлә.
Ведомство белешмәсе буенча, Исламгол авылында да шундый хәл булган. Бәхеткә, биредә һәлак булучылар юк, диелә хәбәрдә.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/kica-kic-avylda-yasen-sukkac-syer-da-xuabika-da-halak-bulgan-5873110
Фото:Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев