Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кичерә белү дә зур сәләт (Ләйлә Шиһабиева)

Суд иртәнге сәгатьләргә билгеләнгән иде. Азрак гаебе барын белсә дә, үзен акларлар, җәзаны бик кырыс билгеләмәсләр, әле яңа гына туган нарасые хакына барысы да җайланыр дигән өмете зур иде ирнең.

Хәлимә бик азак тәрәзә яныннан китә алмыйча олы юлны күзәтте. Тау итәгеннән күтәрелгән һәр машинадан ире төшәр дип көтте. Мәхмүт күренмәде. Хәлимәнең дә аның янында буласы бик килде. Сабыен күтәреп, салкын көндә район үзәгенә кадәр чыгып китә алмады. Үч иткәндәй, машиналары да җимерелде. Очраган машинага өметләнеп юлга чыгарга батырлыгы җитмәде.

Караңгы төшкәнче юлдан күзен алмады ул. Ишеген дә соң гына бикләде. Бикләмәгән дә булыр иде. Ире өйдә булмагач шомландырды. Урам башында гына торгач, үткән-сүткәннәр, юл таба алмаганнар да  аларга сугыла. Өйдә бертуктаусыз сораулар биреп гел янында бөтерелгән улы да, әле бишектә генә мышнап яткан кечкенә кызы да аның борчуларын оныттыра алмады. Тынычсызланды, борчылды. Ирен утыртып куйсалар нишләр ул? Үзе генә ике баланы ничек аякка бастырыр? Ире аннан кем булып кайтыр да, бер югалтканнан соң тормыштагы урынын ничек табар?

Борчулары юкка булмады. Мәхмүт ул көнне дә, аннары да өенә кайтмады. Хәлимәнең борчылудан сөтләре бетте. Тик берни дә үзгәртә алмады. Бары үз көченә генә ышана алуын аңлар өчен күп вакыт кирәк булды.

Башыннан сыйпаучы, ярдәм кулы сузучы булмады аңа. Тормыш җиңел булмады. Әллә яшьлеге ярдәм итте, әллә хурлыгы көч бирде, сынмаска, сыгылмаска, кеше алдында сер бирмәскә дигән максат белән тормышын дәвам итә алды.

Кыз баланың язмышы шул бит инде. Ир кая – ул шунда. Хәлимә белән Мәхмүт калада таныштылар. Әлеге дә, баягы язмышларын тулай торак хәл итте. Егет авылдан китеп, автобус йөртергә кергән иде. Кыз шул ук оешмада кондуктор булып эшләде. 1 ел эшләп хезмәт урынында очрашканнары булмаган. Егет кызга аш бүлмәсендә игътибар итте. Аннан кайсы бүлмәдә яшәвен, кемнәр белән аралашуын сорашты. Сукмаклары еш кисешә икән. Никтер, әлегә кадәр бер-берсенә игътибар бирмәгәннәр. Аралашып китү белән егет аны эшкә барганда да көтеп тора башлады. Иртәрәк кайткан көннәрдә  кичен дә чыгып каршы алды. Кызны ошатуын яшермәде.

Хәлимә күрше район кызы булып чыкты. Юллары да бер якка икән. Авылга кайтканда да бергә чыгалар да, кыз юл өстендә иртәрәк төшеп кала. Бер-берсенә иптәш булып, аралашып 3 ел яшәде алар. Бер карасаң, сынарга да, сыналырга да вакыт күп булган. Хәлимә егетнең бер генә начар ягын да күрмәде. Мәхмүт тә кызга баш-аягы белән гашыйк иде.

Кавышканнан соң да шәһәрдә яшәп калдылар. Икесенә бер бүлмә бирделәр. Хыяллары зурдан иде. Машина аласылары да, бүлмәләрен зурайтасылары да килде. Ир өстәмә эш итеп запчастьлар сату эшенә алынды. Техниканы чамалагач, аңа бу эш бер дә кыен түгел иде. Төрле кибетләрдән табып, Мәскәүгә заказ биреп, таныш-белешләрдән сорашып кирәксенгән кешегә җиһазны табыштырып бирде. Арадашчы буларак үзенә дә яхшы гына кала иде. Акча тәмен аңлаган егет арттырып җибәрүен үзе дә сизми кала шул. Автобусына кайткан запчастьне сатып, аның урынына искесен куя да, беркем тикшермәс, сизмәс дигән уйда тыныч кына яши бирә. Бәлки, бу юлы сизмәгән дә булырлар,  икенче юлы барыбер җепнең очы табылыр иде.

Бер айлап вакыт узу белән Мәхмүт эшли торган автобус пассажирлар утырткан килеш һәлакәткә очрады. Аның сменасына туры килмәде. Рульдә хезмәттәше булса да, транспорт чарасын тикшерә торгач, тиешле төзекләндерү узмавы, тиешле җиһазларның алмаштырылмыйча юкка чыгуы ачыкланды. Әлбәттә инде, җиһазлар сату эше белән Мәхмүт шөгыльләнүе дә барчасына билгеле.

Тормышта тәҗрибәсе әллә ни булмаган егетне тел яздырасы авыр булмый. Хокук сакчыларының дөресен сөйләсәң, җәзасы да булмас, дигән сүзләренә ышанып ул әлеге очрак буенча барын да аңлата. Каракның эзенә төшкәч, әлегә кадәр югалган тимер-томырны да аның өстенә элеп калдырасы әллә ни кыенлык тудырмый. Мәхмүт кәгазьләргә кул куйганда да укып тормый. Ничек инде җитәкчеләренә, форма кигән абзыйларга ышанмасын. Янында өйрәтеп, киңәш биреп торучысы булмый. Нәтиҗәдә, Мәхмүткә бер ел эчендә юкка чыккан барлык җиһазларны түләү, һәлакәт вакытында җимерелгән автобусны төзәтү җаваплылыгы йөкләнә. Шул ук вакытта 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән дә мәхрүм итәләр. Билгеле, инде мондый җәза белән эш урынында да калдырмыйлар.

Аптырашта калган гаилә шәһәрдә калуның киләчәген күрми. Тормышлары башка борылыш ала. Барлы-юклы акчалары белән бурычларын вакытында түләп, тизрәк авылга китү ягын карый. Тик кая барырга соң? Әлеге хурлыкны егет ягында да, кыз ягында да сиздерәселәре килми. Сүз кайтып ишетелү башка нәрсә, үзләре кайтып төпләнү бөтенләй башка инде.

Бәхеткә каршы подъезд ишегенә ябыштырып киткән белдерүгә күзләре төшә. Алар яшәгән шәһәрдән ерак түгел генә урнашкан бер бистәгә шоферлар кирәклеген укыйлар. Тору урыны белән тәэмин итүләре дә билгеле булгач, озак уйлап тормый алар.

Яшь гаиләне бистәдә шатланып каршы алалар. Уллары да биредә туа. Башта фатирда торсалар, соңрак кечерәк кенә йорт алалар. Ир дә эшле була. Ерак юлларга да йөри, кичке рейсларга да чыга. Шәхси оешмада автобус йөртү аңа хәтта ошый да. Биредә эшләвеңә карап түлиләр. Күпме эшләсәң дә шул ук хезмәт хакы бармый.

Мәхмүтнең хыяллары зурдан. Такси хезмәте ачарга, кала белән бистә арасында пассажирлар йөртергә хыялланды. Аның өчен башта машинаны алмаштырырга кирәк иде. Машина алам дип акча җыйды. Әнә шулай зур максатлар белән яшәп ятканда юлында уңышсызлыклар башланды.

Хәлимә бәби ялыннан соң үз эшенә чыга алмады. Чөнки яшь бала белән иртәнге сәгать алтыда эшкә китү мөмкин түгел. Бакчага илтәсе, аннан аласы бар. Баланың авырган көннәре дә рәттән. Бистәдәге ашханәгә эшкә чыгып карады ул. Тик тулы атна эшләгән вакытын хәтерләми. Хезмәттәшләренә дә, җитәкчеләргә дә бу ошамады.

-Баланы юкка чыгарасың. Син эшкә чыгып әллә ни акчабыз артмады. Киресенчә, күбрәк дару гына ала башладык. Өйдә тор әле. Син өйдә булганда минем дә юлым уңа. Тыныч күңел белән эшлим әле, - диде Мәхмүт.

Япь-яшь килеш өйдә утырасы килмәсә дә, аның белән килеште Хәлимә. Әнисе дә шундый киңәш бирде.

-Без андый сүзне ишетмәдек. Баланы җилкәгә асып эшкә йөрдек. Менә сәламәтлек шуңа беткән дә инде. Үзеңә хөрмәт дип кабул ит тә, өеңдә тор, - диде ул.

Бала карау җиңел булмаса да, авыру баланы карау түгел инде. Ярты ел эчендә, авырган килеш бакчада калдырып китүләр, хастаханәгә чабулар үзәгенә үткән иде. Эш югалтудан куркып кына зарланмаган икән хатын.

-Эше дә булыр, акчасы да, балалар сәламәт кенә үссеннәр әле, - дигән иде ире.

Аның үзенә ышануы, төпле сүзе, ир буларак якларга, ышыкларга әзер булуы хатында да ышаныч уятты. Өйдә бар эшне дә эшләп, тәмле ашларын пешереп каршы алды ул ирен, хәерле юллар теләп озатып калды.

Барлык юллары, көннәре дә хәерле булмады шул. Кызганыч.

Хәлимә ни уйларга да белмәде. Ни өчен соң бар күңелсезлекләр дә Мәхмүт белән була. Башына ни генә килмәде. Юл сәдакасы бирергәме? Иргә атап корбан чалдырыргамы? Йортка коръән укытыргамы? Чарасызлык уйланырга, төрле юллар эзләргә мәҗбүр итте.

Ничәмә еллар матур гына эшләгән ир кичке рейстан кайтканда салмыш юлчы белән бәхәскә керә. Анысы да ханымның хәвефсезлеге, иминлеге хакына.

Төрле ямьсез сүзләр сөйләп, тынычлыкны бозып кайткан ханыма иң элек автобусны туктатып кисәтү ясый. Аннан урыныннан торып йөрмәскә, куркынычсызлык каешын эләктерергә боера. Алай гына нәтиҗәсе булмагач, әрләшергә дә туры килә. Ханым соңрак туктавын сорый, урамга чыгып керергә кирәклеген белдерә, хәле авырлыгын аңлата. Әлеге тукталыштан 15 минут дәвамында кузгалып китә алмаган иргә көч кулланып, ханымны кире утыртырга туры килә. Юлда калдырып китәргә намусы ирек бирми. Тулышып эштән кайткан ир үзе белән булган хәлләрне хатыны белән утырып уртаклаша да, тынычланырга, шуның белән онытырга тырыша.

Тик оныттырмыйлар шул. Бу көннең шау-шуы әле бик озак дәвам итә.

Ханым икенче көнне үк, үзенең нинди хәлдә кайтуын оныта. Ире кулындагы күгәргән эзләрне күреп ала. Сорашулар вакытында юлда ниләр булуы исенә төшә. Әлбәттә инде, гаепне үзеннән түгел, шофердан эзли.

-Юлым юл булмады. Андый шофер очраганы юк иде әле. Юл буе сүгенеп кайтты. Барлык кешеләрне этә-төртә куркынычсызлык каешы тикшерде, - ди ул.

Ир хатынын яклап, зур туганнарын барлый башлый.

-Күрсәтәм әле мин аңа. Әле кемне йолкыганын озак хәтерләр. Ничә ел яшәп, беркемнең дә кулын күгәрткәнче эткәнем, төрткәнем юк әле, - дип, үч алуга керешә.

Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр шул. Кечкенә генә вакыйганы күпертеп, оешманың хуҗасына кадәр җитәләр. Әлегә кадәр Мәхмүттән зарланмаган хуҗа кеше аның үткәннәрендә дә казынырга өлгергән. “Зур абзый” белән утырып сөйләшкәндә алдан хөкем ителгән булуы да яңадан күпертелә. Ирнең такси ачарга хыялы бары да каяндыр килеп ишетелә. Монысын инде үзе эшләгән оешмага көндәшлек итеп кабул итәләр. 4 ел дәвамында үз өстенә бер шелтә дә алмаган Мәхмүт оешмадагы иң әшәке һәм куркыныч кешегә әверелеп кала. Ничек кенә тырышса да, ул хатынның исерек булуын аңлата алмый. Кызганычка каршы, ул көнне үзенә утырып баручылар арасында бер генә таныш кешесе дә юк. Үзе дә кызыксынмады. Вакыйганы шулай куерыр дип башына да китермәде.

-Эшләтмим дигәч, эшләтмим, - дип котырынган ир, үз сүзендә торды. Сөенә-сөенә хатынына Мәхмүтне эштән куулары турында кайтып сөйләде. Ул вакытта аның бала үстерәсе, гаилә алып барырга кирәк булуын берсе генә дә уйлый белмәде. Җитмәсә, Хәлимә икенчегә корсаклы да иде әле.

Соңгы айның хезмәт хакын да бирмичә, ай башыннан эштән киткән итеп гариза яздырдылар Мәхмүткә.

-Суд юлында йөртмәгәнгә рәхмәт әйт. Судның ни икәнен яхшы беләсең, - дип авызын томаладылар.

Шулай итеп, ул 25 көн бушка эшләгән булып чыкты. Аның сүзләрен хәтта тыңлаучы да, булган хәлләрне тикшерүче дә булмады. Тикшергән очракта да, кемнең сүзе үтә, шул гаепсез булып каласын Мәхмүт үз мисалында белә иде.

Тыныч кына китәргә, үз эшен башларга уйлады. Шуңа да артык борчылмады. Машинасы иске булса да, авылның пычрак юлларында йөрергә ярап тора иде әле ул.

Яз җитү белән умарталар алды. Ничек тә яшәргә тырышты. Чөнки, китереп өяр кешесе юклыгын яхшы белә. Хәлимә үз авылларына яки ир ягына күченергә тәкъдим итеп караса да, ул каршы килде. Шәһәргә якын, бирдә шартлар күбрәк. Авылга кайтып, әллә ни алга китеп булмас дигән фикердә иде. Шәһәргә йөреп эшләсәң дә юлы ерак түгел. Машина белән 40 минутлык ара. Исәпсез чакрымнар иңләгән ир андый гына юллардан курыкмый иде инде.

6 айдан соң, Мәхмүтне җитәкчесе кабат үз янына эшкә чакырды. Шоферлары китүен, автобусларны төзекләндерергә кеше калмавын аңлатты. Алдагы кебек аңлашып эшләргә вәгъдә бирде.

Мәхмүт кенә үзен нахакка рәнҗетүләрен, гаиләне акчасыз калдырып эштән җибәрүләрен онытмаган, күңелендә үпкәсе зур иде. Ул тәкъдимне кабул итмәде. Хәтта ачу килгән вакытта:

-Зур абзыйларың килеп эшләсен. Алар сүзен тыңладың бит, минекенә колак та салмадың. Исерек хатынның беләге кая күгәрмәс, - дигән сүзләр дә әйтте.

Билгеле, җитәкчегә сүзенең аста калуы, үзенә каршы сөйләп торуы ошамады. Кулын кесәсендә йодрыклап калса да, бу көнне каршы дәшмәде.

Мәхмүт акрынлап кына юлларга чыкты. Тукталышта торган кешеләрне утыртып барып акчасын да эшләде, көне дә бушка узмады. Соңрак хатыны телефон аша заказлар җыя башлады. Иргә эш артканнан арта барды.

Шул көннәрдә гаилә кабат әти-әни булу шатлыгын татыды. Йортта тыныч һәм җылы мохит иде. Ир сөенә-сөенә эшләп йөрде, хатын балаларны карады, ирне тәмле ашлары, ачык йөзе белән каршы алды.

Җитәкчесе Рамил генә Мәхмүтнең үзенә эшләп ятуы, сүзенә каршы килүе белән килешә алмады. Гаиләне аякка бастыруда үз өлеше барлыгын, аларга кыен чакта канаты астына алуын яхшы белә иде. Яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтаруларын көтте. Берникадәр уйланып йөргәннән соң үч алу планын төзеде.

–Алдагы очракта тыныч кына котылуын әле аңламаган икән. Машинасыз да, правасыз да калдырырмын. Әле эш сорап үзең килерсең, – дигән сүзләрен берничә генә кабатладамы ул.

Мәхмүтнең хезмәттәшләре дә теш кайрап йөрүен сизделәр. Үзен генә кисәтергә өлгермәделәр.

Чираттагы юлчыларны ташып, өйгә кайтырга чыккач, бистә янындагы тукталышта Мәхмүтне ике ир-ат туктата. Алар тыныч кына күрше авылга илтеп килүен сорыйлар. Юл өчен күпме алуын да сорашалар. Юлда гына Мәхмүт аларның салмыш булуларын аңлап ала.

-Акчалары да кирәк түгел, тизрәк төшереп калдырасы да, котыласы иде, – дип уйлап куя. Элек булган вакыйгалар хәтерендә яңара. Исерек белән юлдаш булма, диләр бит. Сөйләшмәскә, сорауларына җавап бирмәскә тырышса да, бәйләнер сәбәпне таба алар. Авылга кайтып җиткәч, төшеп калырга теләмичә, кабат кибеткә алып барырга кушалар. Хәтта ярты алып бирүен үтенәләр.

Тимер-томыр арасында эшләгән Мәхмүтнең куллары көчле. Холкы да алай тиз бирешеп, кеше көенә бии торган түгел. Авыл урамының кыл уртасында туктап, ирләрнең икесен дә машинадан йолкып төшерә дә, икесен бергә йортларга таба төртеп озата ул.

Юл буе уйланып кайта. Нишләп соң аның тормышында шундый вакыйгалар кабатлана? Бәлки алар кемнеңдер тарафыннан оештырылган “капкыннар“дыр. Зур кешеләре булмаучыларга, бәлки, үз эшен башларга, акча эшләргә, аякка басарга ярамыйдыр. Әллә комачауларга теләүләреме? Хәтта бу очрак тыныч кына үтеп китәрме, дип тә шомланып куйды. Авызы бер генә пешмәде бит инде.

Анардан соңгы ике көн тыныч узды. Ир тынычланырга да өлгерми калды. Аның янына участок инспекторы килде.

–Син ике ир-атны утыртып кайткансың. Аларны урам  уртасында кыйнап акчаларын алгансың. Берсенең кулы сынган. Ул хастаханәгә мөрәҗәгать итте, – диде.

Мәхмүтнең күз аллары караңгыланып китте. Күңеле юкка тынычсызланмаган икән. Ни аңлатырга да белмәде. Кул сынарлык этмәгән дә иде бит.

Салмыш ирләр машинадан төшкәч кая баргандыр бит, ул инде исбатлый алмый. Бәлки, егылып сындыргандыр, бәлки, башка кеше белән очрашкандыр. Участок инспекторы бәлкиләргә ышанмый шул. Сорау бирә дә, бирә. Мәхмүтнең фикерләрен бутап бетерде хәтта. Җавапның үзенә кирәклеләрен генә язуын аңлап алган ир адвокат ялларга уйлады. Бу юлы да ярык тагарак алдында каласы килмәде аның.

Тикшерү эшләре бер айга сузылды. Гаиләнең дә тынычлыгы бетте. Ир дә, хатын да ахырының әйбәт бетәсенә ышанырга тырыштылар. Балалар хакына дип өметләнделәр.

Әллә нинди катлаулы җинаять эше булмаса да, суд көне буена сузылды. Икенче көнне дәвам итү мөмкинлеге барын да белдерделәр. Тик, кичкә таба хөкем карары билгеле иде инде. Мәхмүтнең күрсәтмәләренә әллә ни игътибар биреп тормадылар. Гаебен танымауны да иргә каршы гамәл итеп санадылар.

Алай ук кырыс җәза чыгар дип Мәхмүт үзе дә, якыннары да көтмәгән иде. Ирне 3 елга утырттылар. Җәза билгеләгәндә әлегә кадәр чит мөлкәткә кул сузуы да, пассажир хатын-кыз белән булган хәлләр дә йогынты ясады дип аңлаттылар. Ир башка гаиләсе янына кайта алмады инде. Аны суд залыннан ук алып чыгып киттеләр. Шунда ук машинага утыртып озаттылар да.

Әрнүләрне эчкә йотарлык кына түгел иде. Гаделсезлек Мәхмүтнең дә башын идерде. Ярдәм итәрлек, бу капкыннан ычкынырга булышырлык бер генә кешесе дә юк иде.

Әлеге эшкә Рамилнең катнашы барына шикләнсәләр дә, беркем батырып әйтә алмады. Хәлимәнең бит әле биредә яшисе бар. Ялгыз, яклаучысыз хатынны мәсхәрәлисе, биредә яшәмәслек итәсе авыр эш булмас.

Ике баласын куенына сыендырып, беренче төнне чыкканда ук күзенә йокы кермәде Хәлимәнең. Үзе өчен дә, балалары өчен дә, ире өчен дә борчылды ул. Бу якларга килеп урнашуы өчен гомерендә беренче тапкыр үкенде. Адашып калгандай булды. Ике кечкенә бала белән ялгызы юл ярып барасы беркемдә дә рәхәт булмас иде.

Һәр яңа көн туган саен иреннән хәбәр көтте. Ул ниләр уйлыйдыр? Ниләр әйтер. Мәхмүт үзе дә артыгын уйлар хәлдә түгел иде шул. Тик төгәл белә, ул инде кабат бу бистәдә яши алмас. Киләчәген кайгырту әлегә мөмкин булмаса да, уйларга вакыт күп.

Хәлимә кышка үзе генә керә алмады. Умарталарын авылга күчерде дә, ишекне бикләп, әниләренә кайтты. Күз-колак булырга күршеләренә әйтеп калдырды. Утын ягасы булмаса да, озын кичле кышларга керергә батырчылыгы җитмәде аның. Күзеннән яшь кипмәде. Яшь гаиләне аерган кешеләргә чын йөрәге белән үпкәләде. Эштән курыкмыйча гаилә өчен тырышкан Мәхмүтнең тимер рәшәткә артында гомерен заяга уздыруы белән килешә алмады. Кемнәргә генә хатлар язып карамады.  Кемдер ирнең гаебе өчен түләвен аңлатырга тырышса, кемнәрдер җавап та язып тормады. Бер хөкем карары чыккач, аны үзгәртермен димә икән.

Әтиләре иреккә чыкканда ике айлык кына булып калган кызы, балалар бакчасына йөри иде инде. Улы исә 1 класска укырга керде. Мәхмүт 1 елга иртәрәк иреккә чыкты. Туры хатыны янына кайтты. Аңлау табасын, үзен өзелеп көтүләрен ул белә иде. Хатын аның янына очрашуларга барып йөрде. Ир өстенә килгән авырлыкны хәленнән килгән кадәр бүлешергә тырышты. Бу елларда аларның дуслыгы, мәхәббәте тагын да сыналды.

Гаилә кабат калага китәргә уйлады. Авыр йөк, хатирәләр, утырып кайткан тамгасы белән авылда да, халкы бер-берсен белүче кечкенә генә бистәдә дә яшәве авыр булып дип уйладылар. Шулай да, йортны сатарга, мал-мөлкәтне таратырга, инде 2 елдан артык гараждан чыкмаган, күңелсез мизгелләрнең шаһиты булган машинаны урнаштырырга кирәк иде.

Күршеләре шатланып каршы алды аларны. Хәлләренә керделәр, үткән көннәрен сораштылар. Яннарыннан китмәүләрен үтенделәр. Шул вакыт Мәхмүтнең иреге белән уйнаган Рамилнең дә авырып ятуын җиткерделәр. Беренче уйлары белән, Мәхмүт аның янына барып, уйлаганнарын әйтеп кайтырга теләде. Аннан сүрелеп калды. Кабат шул ук сукмакны узасы, сикәлтәле юллар буйлап атлыйсы килмәде.

-Барысы өчен дә җавап тотар көн килгәч, үзе аңлар. Акчага, дәрәҗәгә сатылган җаннардан без өстен калыйк , - дип тынычланды.

Күңеленә тынычлык табасы җиңел булмады. Ни дисәң дә, читтә әрнеп узган еллар холкын үзгәрткән иде. Моны хатыны да сизде. Балалар чыр-чуына да тынычсызлык итеп караган ир белән берничә тапкыр утырып сөйләшергә туры килде. Ахыр чиктә, Мәхмүт дин юлын сайлады. Ул мәчеткә килде, намазларга йөри башлады. Корбан чалдырып, яңа нигезләренә коръән укыттылар. Гаилә иминлеген саклау өчен ир барына да риза иде. Читтә яшәгәндә аларның ничек кадерле һәм якын булуын яхшы аңлады. Авыл җирендә үз йортлары белән яшәү хыял гына булып калды. Аларны шәһәр тормышы бөтереп алды. Ир ике җиргә эшкә керде. Өч көнгә бер ягулык салу станциясендә эшләсә, ял көннәрендә кичен барып балалар бакчасында  сакта торды.

Хәлимә кызы укырга кергәч кенә эшкә чыга алды. Ир аны үзе эшли торган балалар бакчасына пешекче итеп урнаштырды. Йортларыннан  эш урыны да, мәктәбе дә ерак түгел.

....Хәлимә кибетләргә чыккан җирдән бистәдә яшәүче күршеләрен очратты. Сагынышканнар иде. Озак кына сөйләшеп тордылар. Хәл-әхвәлләрен сорашкач, бистә яңалыкларына да тукталдылар.

Шунда Гөлүсә Рамилнең авыруын, дәваланмый торган чиргә дучар булуын әйтеп узды.

-Эше дә бармый. Автобуслары кеше булганда чыга, шофер булмаганда юк, - дип куйды.

-Мәхмүтнең кадерен белсә, көн дәвамында да кайтып тормас иде техникасы. Эшләгән кеше ярамады бит. Акча түлисе бар дип курыкты. Хәтта бер айлык хезмәт хакын балалар авызыннан өзеп калды, - дип, элеккеге үпкәләрен яңартты Хәлимә дә.

-Әйтергә онытканмын бит, ул Мәхмүтне күреп гафу үтенәсе иде, - дигән. -Әллә әйткән, әллә юк, авыл халкы шулай сөйли, - диде Гөлүсә.

Рамилнең юктан гына кулы сызлый башлый. Салкын суда юындым иде, шул ярамады бугай, дип, үзлегеннән дәвалана башлый. Ләкин бер дә хәле яхшырмый. Ир хастаханәгә бара, уколлар ала. Аннан ятып чыга. Үлекләп чыккан кулларның әрнеп сызлаулары бер дә басылмый. Шул чакта гына бозымдыр, дигән уйлар килә башларына. Әбиләр, халык дәвачылары да елмап каршы алмый, өмет биреп кайтармый.

Хәле көннән-көн начарланган Рамилгә инде бер кулын терсәктән кисәргә кушканнар. Бу адымга барырга әле әзер түгел икән. Кыенлыклар белән очрашкач, ул да гомер юлындагы хаталарны барлый башлагандыр. Бер гаепсез кешеләргә гаеп тагып, гаиләләрне елаткан чаклары да башына килми калмагандыр. Юкка гына гафу үтенәсе килмәгәндер. Мөгаен, гомеренең чикле булуын сизенгән ир дөньялыктан тыныч күңел белән китәргә телидер.

Хәлимә яхшы белә. Рамилнең сызлаулары Мәхмүтнең йөрәк яралары янында чүп кенәдер. Әлеге хәбәр хатынны тетрәндерсә, гыйбрәтләндерсә, уйланырга мәҗбүр итсә дә, ул өенә кайтып берни дә сөйләмәде. Иренең үткәннәр хакында артык уйламыйча гына, тынычлап яшәвен теләде.

Бистә яңалыклары шуның белән онытылды. Хәтта соңгы вакытларда  анда яшәгән көннәрне дә искә алучы булмады. Гаиләгә бүгенге көннәре кадерле иде.

Берникадәр вакыт узгач, Рамил Мәхмүтнең телефон номерын табып үзе шалтыратты. Хәлен аңлатып, үзе янына чакырды. Хәленең авыр булуын, соңгы көннәрне ваклавын, тынычлап китәргә ярдәм итүен үтенде.

Хәлимәнең ирен бер дә анда җибәрәсе килмәде.

-Ул кешедән тагын ни көтәсен белеп булмый, алдан уйласын иде, - дип каршы чыкты.

-Кичерә белү дә зур сәләт. Барып күзләренә карап кайтыйм әле. Мин нинди булсам да, гомерем булгач кире кайттым. Ә аны инде кайта торган җирләр көтми, - диде ире.

Мәхмүт Рамил яныннан барысын да уртага салып сөйләшеп, гафу итүен белдереп, дөресен ишетеп кайтты. Мәхмүт аның эшен үзенә алмасын өчен, беренче очракны да, икенчесен дә оешма хуҗасы үзе оештырган булып чыкты. Такси ачу планын белү Рамил күңелендә көнчелек уяткан. Акча белән иркен уйнаган ир, Мәхмүтне юлыннан алып ату алымнарын да тиз уйлап тапкан. Хәтта яңа туган сабыен да кызганмаган.

Рамил күз яшьләре аша гафу үтенеп, гаиләсеннән дә гафу соравын сорап, кайчандыр бирмичә калдырган хезмәт хакларына кадәр кулына тоттырып кайтарган. Ниһаять, теге дөньяга буш кул белән китәсен аңлаган.

Мәхмүт элеккеге җитәкчесе хакына акчаны кире какмаса да, аны кайту белән мәчеткә илтеп бирде. Аңа ул акчаларның бүген инде кирәге юк иде. Хәрәм акчаларның Рамилгә дә сыймавын ул төрле мисалларда аңлады.

Мәхмүт белән очрашып, ике атна узгач, Рамилнең вафаты турында хәбәр ишетелде. Ул якты дөньядан җиңеллек белән китсә дә, үзе турында бер матур фикер дә калмады шул. Начарлыклар белән искә алмаска тырышсалар да, дөреслекне бар да белә иде.

Ләйлә Шиһабиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев