Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Командировкадан кайтканда, М-7 юлында авариядә өч кеше һәлак булган

15 июльдә М‑7 трассасында Воротынск округында юл һәлакәте була. Биредә 2 җиңел машина бәрелешә. 3 кеше, шул исәптән 1 бала имгәнә, 2 кеше урында ук һәлак була. Бу турыда Түбән Новгород өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр итә.

«Geely Atlas» автомобиле Түбән Новгородтан Казанга таба бара. Йөртүче идарәсен югалта һәм, каршы як полосага чыгып, «Audi» машинасы белән бәрелешә.

Ачыкланганча, «Geely» белән Чабаксар муниципаль округы йөртүчесе идарә итә, салонда Чабаксар муниципаль округы башлыгы урынбасары һәм ведомствоның юридик бүлеге җитәкчесе дә була. Алар командировкадан кайтып килә.

Юридик бүлек җитәкчесе һәм «Geely» йөртүчесе шунда ук һәлак булган, ә округ башлыгы урынбасары имгәнә, аны хастаханәгә илтәләр. 42 яшьлек хатын-кыз 3 көн комада була һәм хастаханәдә аңына килмичә үлә», – дип яза «Башинформ».

«Audi» машинасы йөртүчесе һәм аның 7 яшьлек пассажирының хәле турында хәбәр ителми, диелә әлеге хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/komandirovkadan-kaitkanda-m-7-yulynda-avariyada-oc-kese-halak-bulgan-5874275

Фото:https://t.me/mchs52

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев