Корыч йөрәкле, оста куллы ханым
.
Азрак эче пошса да, кәефе китеп алса да, берәр шатлыгы булса да, Мәрьям апа машинасы янына утырып тегү тегә. Тын бүлмәдә теке-теке машина тавышы гына ишетелә. Гүя ул хуҗасының игелекле эшләрен саный, узган көннәрен барлый, тормыш юлы буйлап сәяхәткә әйди. Куллары-кулга йокмыйча эшләсә дә, күзләре машина инәсеннән аерылмаса да, хәтер дигәнең үзең дә сизмәстән еракларны урап кайта. Аны тыңлаганда әле елмаясың, әле күзләргә яшьләр килә. Бүген инде 70 яшен тутырса да, кулыннан инә-җебен, иңеннән баянын төшермәвенә сокланмый мөмкин түгел. Шушы осталыклар өстенә Ходай аңа олы йөрәк һәм нечкә, мәрхәмәтле күңел бүләк иткән. Мәрьям апа кебек кешеләр сирәк буладыр ул!
Мәрьям апа Гатина – Кызыл Тау авылы кызы. Гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салган игезәк сыңары ул. Кечкенәдән туганлыкны аңлап, хезмәт тәрбиясе алып, “Эшләсәгез, макталырлык итеп эшләгез!“, “Хезмәт иткәннән кеше кеше юкка чыкмый!“ дигән девиз белән үскән. Бик иртә кул арасына кергән. Әтисе Риза, әнисе Галимә, әбисе Рәхимәнең иң гүзәл сыйфатларын үзендә туплап, үрнәк гомер юлы узган.
Мәктәпне тәмамлагач, Мәрьям апа Яшел Үзән шәһәренә китә. Белгечлек алу, биредә төпләнеп калу нияте булса да, сагынуга түзә алмыйча, ул кире туган якларга кайта. Өздереп гармунда уйнаучы кыз Урта Балтай мәктәбен тәмамлап, әунда эшкә кала. Тиздән аны авыл клубына сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр.
– Әти оста гармунчы, тирә-якка даны таралган сәгать төзәтү остасы, әнием һәм әбием кул эшләренә булдыклылыклары белән аерылып торалар иде. Әле дә хәтердә 7нче класста укыган чагымда миңа тегү машинасы алып бирделәр. Аның өчен әнинең 800 йомырка җыеп тапшыруы истә калган. Машинаны алып кайткан көнне үк күршедә яшәүче апа сарафан тегеп бирүне үтенеп безгә керде. Беренче эшемне ничек башкаруым хәтердә калмаган, ләкин минем зур эшләргә алынырга башлангычым шул булды. Баянда уйнарга шулай ук кечкенәдән өйрәндем. Гармун артыннан үзем күренми дә идем әле. Әти белән әни бик шат күңелле, көчле рухлы кешеләр иде. “Каз өмәләре“, “Аулак өйләр“ оештырып, күтәренке кәеф белән яшәдек. Әти белән янәшә утырып көйләр сыздыруның тәмен аңласагыз иде сез! Ә тормыш иткәндә сәләт тә, һөнәр дә, тырышлык та бик кирәк, – ди ул.
Чыннан да Мәрьям апа гомере буе тегү теккән. Арада гадиләре дә бик катлаулы тоелганнары да бар. Бизәкләрен, рәвешләрен дә үзе
уйлап чыгарган. Кайберләрен кат-кат үзгәрткән. Ләкин күңел җиренә җиткермичә тукталып калмаган.
Берничә ел Урта Балтай клубында эшләгәннән соң, Мәрьям Гатина хезмәт юлын мәктәптә дәвам итә. Биредә җыр һәм хезмәт дәресләре алып бара. Күңеленнән моң ташып торган, һәр балада аерым сәләт күргән укытучы биредә “Мәктәп еллары“, “Сөмбел“ ансамбльләре оештыра. Шунысын да әйтми мөмкин түгел, Балтай яклары җырчылар, гармунчылар, биючеләр белән данлыклы икән, биредә ике йортның берсендә оста җырчылар, биючеләр, гармунчылар, сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк халык яши икән, бу Мәрьям апаның хезмәт җимеше! Татарстанның халык артисты Илсур Сафин да Мәрьям апаның шәкерте. Мәдәният йортында эшләгән елларда да сәнгать түгәрәкләренә зур игътибар бирә ул. Республика сәнгать бәйгеләрендә дә ул җитәкләгән түгәрәкләр еш катнаша, алдынгы урыннар ала.
– Илсур, бәйгеләрдә җиңеп кайткач, үзеннән дә артык сөенүем әле дә истә. Мәктәп сәхнәсеннән зур сәхнәләргә чыкты ул, – ди Мәрьям апа.
Урта Балтай мәдәният йорты каршында әле дә “Рәйхан“ ансамбле эшләп килә. Мәрьям апа биредә баяны белән алгы сызыкта. Шулай ук “Кушкапка“ проекты белән Казан сәхнәсен гөрләттеләр. Һәр ел саен “Балкыш“ фестивалендә дә катнаша алар.
Барлык тырышлыкларының нәтиҗәсе булып, аңа Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре исеме, Рәсәйнең Мәгариф отличнигы күкрәк билгесе, күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бирелә. Алар барысы да хезмәт елларының иң кадерле истәлеге булып Мәрьям апаның китап киштәсендә саклана. Ләкин аның өчен тормышта әлеге мәртәбәле исемнәрдән дә зуррак кыйммәт бар: ул укучылары ихтирамы, балалары хөрмәте!
Урта Балтай мәктәбендә, балалар бакчасында оештырган ансамбльләрдә 20шәр бала катнаша. Хәзер исә үз кызы Раилә Шәвәлиева, әнисенең юлын дәвам итеп, балаларны биергә өйрәтә. Алар барысы да Мәрьям апа теккән киемнәрне киеп сәхнәгә чыга.
– Бер төн эчендә бер күлмәк теккәнем бар. Хәзер дә әгәр кирәк икән, төне буе да утырып эшлим, көннәр буе да утырырга иренмим. Әле яңа гына “Йолдызлык“ фестиваленә киемнәр тектек. Күлмәкләр бер бүлмәне тутырып эленеп тора, – ди ул.
Мәрьям апа оныгына конфет тышлыгыннан да күлмәк тегеп биргән. Күлмәккә барлыгы 5 меңләп конфет тышлыгы китә. Шулай
ук төрле-төрле җепләрдән дә оныгына сәхнәгә чыгар өчен күлмәкләр, жилетлар бәйләп бирә. Нинди генә башмаклар бәйләми ул! Барысының да рәвешләрен үзе уйлап чыгара!
Бәхет кояшы тормышны сөя белгәннәргә, сабыр савытлары тулып ташыганда да үзе булып кала алганнарга нурларын кызганмыйча сибә. Мәрьям апа бүген 4 баласының, 8 онык, 3оныкчыгының йөрәк җылысын, кайгыртуын, игътибарын, хөрмәтен тоеп яши. Ләкин бит бу көннәр җиңел генә килмәгән. Аның артында корычтан та чыдам, алтыннан да кыйммәтле, мең яраны да җөйләргә сәләтле йөрәк ята.
...Мәрьям апаның Урта Балтай клубында баянчы булып эшләгән еллары. Авылга мәктәп завучының гаиләсе белән фаҗигагә юлыгуы хакындагы күңелсез хәбәр тарала. Бу вакыйга ирне ялгыз, балаларны әнисез итә. Бөтен тирә-як бер булып күз яшен түккәндә Мәрьям да читтә кала алмый. Әлегә кадәр эреле-ваклы балалары белән сыңар канатлы калган Хәйдәрне күргәне булса да, артык аралашканнары, якыннан сөйләшкәннәре булмый. Шулай да ир сүз кузгату белән, авырлыклардан, кеше сүзеннән куркып калмыйча, батырлык күрсәтеп, фаҗигадан соң озак та узмый, тормышка чыгарга ризалык бирә. Иң кечкенәсенә 4 яшь ярым, иң олысы 10 классны тәмамлаган өч бала өстенә килә ул. Балалар ятимлекне сизмәсен, үксез, китек күңелле булып үсмәсен, иптәшләре алдында кимсенмәсеннәр дип бар тырышлыгын куя. Эш һәм тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, газиз балаңа да игътибар җитеп бетмәгән вакытта, ул балаларның күңеленә ачкыч таба. Тормыш башында ниди генә мизгелләр булса да, ул һәм кызларына игътибарын киметми. Кочагына килеп сарылганда мөмкин кадәр җылы өләшергә тырыша. Хәйдәр абый белән Мәрья апаның уртак кызлары да туа. Ләкин Ана балаларның барысына да назны тигез өләшә. Кызчык, бары тик үсеп буйга җиткәч кенә чын дөреслекне белә. Бүген инде Хәйдәр абый вафат. Мәрхәмәтсез авыру аны фани дөньядан вакытсыз алып китә . 25 ел бергә яшәгән пар канатын югалтуны гаиләсе авыр кичерә. Балалар бу хәсрәтне дә әниләре янына сыенып үткәрә. Алар бүген дә бер йодрык, бер гаилә, бербөтен булып яшиләр. Уллары Рамил –табиб, кызлары Рамилә – журналист, Гөлчәчәк, Раилә – укытучылар. Сайлаган ярлары да үзләренә ошап туры килгән. Балалар туган нигезләрендә – әниләре янында еш кунак булалар. Соңгы вакытта Мәрьям апа катлаулы
операцияләр дә кичергән. Әлегә төпчек кызы янында яши. Балаларның телендә бер генә сүз: “Исән генә булсын!“, “Барлыгы белән сөендереп торсын!“.
Мәрьям апа төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел. Ул авыруларны да нык ихтыяр көче белән җиңә. Ул-кызларына да шуны өйрәтә. Әле дә тәмле ашлар, камыр ризыклары пешереп куя, кул эшләреннән күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге ала. Яше олыгая барса да, гел хәрәкәттә, яңалыкка омтылуда, замана баскычлары буйлап алга баруда ул.
Ләйлә Вәлиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев