Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Куян елын дөрес төсле киемдә каршылагыз!

Ел хуҗасының күңеленә хуш килгән төсләргә өстенлек бирсәгез, алдагы елның уңышлы булачагына ышаныч зур!

Белгечләр белдерүенчә, 2023 ел — Кара су куяны (Черный водяной кролик) елы. Су куяны нинди буладыр, ләкин алдагы елның стихиясе Су икән. Шуңа Яңа елның төп төсе — кара, диләр. Юк, юк, курыкмагыз, кайгы төсе түгел, ә байлык, зәвыклылык төсе, дип тә ышандыралар. Аеруча кара киемне алтын, көмеш төсләр белән бизәп кисәгез, уңыш килергә тиеш икән.

Карага һич тә күңелегез тартмаса, суның барлык төсләренә өстенлек бирә аласыз — зәңгәр, зәңгәрсу, ачык, чагу зәңгәр, куе зәңгәр, яшькелт-зәңгәр, фирүзә төсе, хәтта шәмәхә.

Ә менә яшел, кызыл һәм ком төсен кулланмаска тырышыгыз. Куянга шулай ук артык кычкырып торган төсләр дә ошамас.

Шуны истә тотыгыз: киемнең төсе генә дөрес булу аз, Яңа ел каршылагандагы күлмәк, чалбарларыгыз үзегезгә ошаган һәм бик уңайлы булырга тиеш. Уңайлылык — Куянның төп таләбе!
Яңа ел төнендә генә түгел, тормышта да балкып яшәгез, дуслар! Уңышлар килсен!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-12-20/kuyan-elyn-d-res-t-sle-kiemd-karshylagyz-3079946

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев