Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кулларың тылсымлы, карашың шифалы

“Медицина өлкәсенә очраклы гына килмиләр. Моның өчен иң беренче чиратта, кешеләрне яратырга, бу һөнәргә чын йөрәктән бирелергә кирәк”, - ди Рузия ханым.

-Беркөнне бабаем үлә бит, дип өлкән яшьтәге бер апа шалтыратты. Эшли генә башлаган идем. Аптырашта калсам да, тизрәк шунда чыгып йөгердем. Чыннан да, бабай үлем хәлендә гырылдап ята иде. Үзем каушыйм, нишләргә дә белмим. Тиз генә укол кададым, ясалма сулыш ясадым. Озак та үтмәде, бабаем аңына килә башлады. Шуннан соң ул озак еллар яшәде әле. Күргән саен рәхмәт укый иде. Ул вакыттагы кичерешләрем әле дә онытылмый, - дип сөйли Күкшем авылы фельдшеры Рузия Галимова.
Әлбәттә, авыл фельдшеры терапевт та, хирург та, акушер да, шул ук вакытта юатучы, тынычландыручы психолог та. Чөнки авыл җирендә берәр хәл булса, ак халатын кигән, һәрчак ярдәмгә әзер булган фельдшерга мөрәҗәгать итәләр.
Рузия Галимованың хезмәт стажы 22 елга якын. Буа медучилищесын тәмамлауга хезмәтен туган авылы Чәтбашта башлый.
- Кечкенәдән ак халат киеп йөрермен дип хыялланып үстем. Балачак хыялым тормышка ашты. Тәҗрибәле табиб булмасам да, шушы өлкәдә кайныйм, - ди ул үзе.
Туган авылында берникадәр тәҗрибә туплаган яшь белгеч хезмәтен Күкшем авылында дәвам итә. Хәзергәчә шунда эшли ул. Халыкка беренче ярдәмне күрсәтү, өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә барып хәлләрен белешү, аларга яшәр өчен кирәкле даруларын алып кайту һәм башкалар һәм башкалар.
- Туган авылымда остазым Гөлшат апа кул астында эшләп чыныгу алган идем. Ул миңа бик нык ярдәм итте. Бик күп нәрсәләргә өйрәтте, үз-үземә ышанычымны арттырды, рәхмәт аңа, - дип искә ала үзе.
Рузия Галимова тормыш иптәше Рашат белән белән бер ир бала тәрбияләп үстергән. Уллары Данил Апас аграр көллиятендә белем ала. Рузия ханым өендә дә уңган-булган хатын. Бәйләргә ярата, бакчасында мул итеп яшелчәләр үстерә.
-Соңгы елларда кавын-карбызлар үстерәбез. Бик күп һәм эре булып өлгерәләр. 4-5-6шар килога кадәр җитәләр. Үзең үстергән бөтенләй башка төрле, сусыл, тәмле була, - ди Рузия.

Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев