Күңел һәм җан арасында аерма бармы?
Кешенең эчке (рухи) дөньясы турында сөйләгәндә күңел (калеб) һәм җан (нәфес) төшенчәләрен кулланалар. Алар арасында аерма бар.
Күңел (калеб яки рух) әл-мисак вакытында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм Нурыннан бар кылынды һәм Аллаһны күреп, Аның белән сөйләште, Аңа иман китерде, Аңа гашыйк булды. Аллаһы Тәгалә кешенең күңелен иман байлыгы белән баетты. Кеше, аның рухы (калебе, күңеле) камил, саф булып бар кылынды. Бу хакта Коръәндә әйтелгән.
Аннары рух бу дөньяга җибәрелде, ана карынына ДНК булып кергәч, рух нәфес (җан) дип аталган оболочка (тышча) белән каплана. Шул вакытта кеше (аның рухы, күңеле) Аллаh белән булган тыгыз элемтәдән өзелә. Кеше бу фани дөньяга килгәч, ул рухи сыйфатларын югалта. Чөнки нәфес матди дөньяны гына күрә, матди дөньяны бик ярата. Шуңа күрә нәфесебезне тәрбияләр, күңелебезне ачар (пакьләр) өчен Аллаһ безгә саф шәригатьне бүләк итте.
Күңел тынычлыгы - ул нәфес йогынтысыннан азат булу, Аллаһның якын булганын, Аның чиксез мәрхәмәтле булганын сизү. Җан тынычлыгы - нәфеснең пакь булуы, Аллаһтан риза булу.
Күңел (калеб, рух) Аллаһны таныды, Аны яратты. Нәфес (җан) Аллаһка буйсынмады.
Кеше мәңге бәхетле булсын, чын тынычлыкка ирешсен өчен күңелне нәфес йогынтысыннан (матди дөньяны яратудан, көнчелектән, тәкәбберлектән, явызлыктан һ.б. тискәре сыйфатлардан) пакьләргә кирәк.
Чын җан тынычлыгына шәригать буенча яшәп кенә ирешеп була. Ягъни кешенең нәфесе күңеле кебек пакь, саф булса гына ул Аллаhны күрә алачак, камил инсан булачак", - дип яза Нияз хәзрәт Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев