Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Мин бер ир белән очрашып йөрим. Безнең бар да яхшы, ләкин ул миннән 15 яшькә өлкәнрәк. Хатыныннан аерылган, өч баласы бар»

Быел җәй көне балалары белән таныштырды. Балалар мине яхшы кабул итте, уртак телне тиз таптык.

Хатынын да күргәнем бар, карашы шундый усал, мине күрә алмавы, нәфрәте йөзенә чыккан. Ләкин шул ук вакытта аның күзләрендә тирән сагыш. Ул ялгыз яши, аерылганнан соң кабат кияүгә чыкмаган.

Матурым белән күрешкән саен күз алдыма хатыны килеп баса. Кызганыч ул миңа. Бәхетсез ул. Бәлки араларында мин булмасам, яңадан кушылырлар иде? Чөнки матурым бик еш гаиләсе турында сөйли, әйтерсең лә, шул чакларны сагынып яши. Тик аннан башка миңа да авыр булачак, аны өзелеп яратам. Менә шундый икеләнү хисләре белән йөрим. Бәлки киңәш бирүчеләр табылыр.

Ләйсән М.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/sygnemne-khatynyn-kyzganam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев