«Мин дә тормышта булган хәлне язасым килә. Әле үткәнгә әйләнеп карыйм да, үземнең сабырлыгыма, кыюлыгыма шаккатам»
«Балаларның киемнәрен төядем дә аларны ирем белән сөяркәсенә илтеп бирдем».
Булачак ирем белән институтта укыганда таныштык. Укуны тәмамлау белән өйләнештек. Тәүдә бер бүлмәле фатир алып, ипотека түләдек. Аннары шәһәр читендә йорт төзергә булдык. Үзебезнең кечкенә булса да бизнесыбыз бар. Бәби алып кайтырга ашыкмадык.
Бүген инде миңа 45 яшь. Улым 3нче сыйныфта укый. Кызыбыз әле балалар бакчасына гына йөри. Аңлавыгызча, барысына да өлгердек. Ирем безнең компаниянең җитәкчесе булса, мин аның ярдәмчесе булдым. Моннан тыш, мин дәүләт оешмасында да эшлим. Бизнес бит ул бүген бар, иртәгә юк. Шуңа ниндидер ышаныч булсын өчен без минем шулай эшләвем дөрес булыр, дип уйладык.
Күптән түгел мин декрет ялыннан эш урынына чыктым. 3 ел эчендә коллектив бераз үзгәргән, яңа кешеләр килгән. Мин алар белән тиз уртак тел таптым. Беркөн коллегам авылда яшәүче әниләренең бәрәңгесе бик уңганын һәм, кирәк булса, сатарга алып килә алуын әйтте. Мин шунда ук безгә 4 капчык бәрәңге кирәклеген әйттем. Дүшәмбе иртән Айгөл бәрәңгене алып килгән дә машинасында калдырган. Кич, сөйләшкәнчә, ирем бәрәңгене безнең эш яныннан алырга килде. Бәрәңгене бушаткан чакта Айгөлнең иремә бик сәерсенеп караганын сиздем. Әмма моңа артык игътибар бирмәдем.
Берничә көннән Айгөл белән сөйләшеп утырганда ул кызык сорау бирде.
— Бәрәңге алырга килгән ир чыннан да иреңме ул?
— Әлбәттә, без аның белән 20 елга якын яшибез инде. 2 балабыз бар.
— Әйтим микән инде, юк микән…
— Әйт инде, әйт, ни булды?
— Быел җәй мин бер туганымның туенда булдым. Анда икетуган абыйның кызы шушы ир белән иде. Аңа инде 37 яшь, ул кияүгә чыкмаган…
— Булды, дәвам итмә. Аңладым.
Бу сүзләрне ничек кичергәнне үзем генә беләм. Иремдә үзгәрешләр сизгән идем, әлбәттә. Инде шул кадәр бергә яшәп, мондый адымга барыр, дип уйламаган да идем.
Тыныч кына сөйләшергә тырыштым. Ә ирем шуны гына көткән диярсең. Әйберләрен пакетка тутырды да чыкты да китте шул хатын янына.
Депрессия дигән нәрсәнең бик начар икәнен беләм. Шуңа да мин үземә 1 атна вакыт бирдем. Бер атна эчендә минем алда ныклы план булырга тиеш иде. Шулкадәр авырлыклар үтеп, бизнес төзеп, инде балалар сөяр вакыт кына җиткәч бирәм диме соң иремне?!
Ярый акчага мохтаҗ түгелбез. Тәүдә үземә бик матур киемнәр алдым. Аннары косметологларда булдым. Диетолог белән сөйләштем дә эштән 2 атна ял алып, Мисырга путевка алдым. Әлбәттә, моның берсен дә ирем белми иде. Бизәндем-төзәндем дә, ике баламны җитәкләп, ир яшәгән фатирга киттем.
— Монысы — безнең улыбыз Тимур. Ул 3нче сыйныфта укый. Дәресләре иртән 8дә башлана. Аннары көрәш түгәрәгенә илтәргә кирәк. Кич өй эшен бергә эшләгез, тиздән чирек ахыры. Билгеләре начарланмасын. Монысы — кызыбыз Диана. Ул 54нче балалар бакчасына йөри. Берүк кичен соңга калып алмагыз, төн буе елап чыгачак. Безнең балалар 3нче балалар поликлиникасына беркетелгән. Аллергия белән бик интегәләр. Шуңа күрә, кибеттән теләсә нәрсә алып ашатмагыз. Өйдә пешерелгән генә аларга ярый. Ә монысы — киемнәре. Мин ял итеп кайткач, килеп алырмын, — дидем дә ишекне «шап» итеп ябып чыгып киттем. Теге хатын белән ир шунда басып торып калдылар.
Икенче көнне ял итәргә очтым. Ял дисәм дә инде, башымнан балалар чыкмады. Әмма нәрсәдер булса, номерым бар, шалтыратырлар әле, дип үземне юаттым. Шулай дә рәхәтләнеп ял итәргә тырыштым. Диңгездә дә йөздем, яңа кешеләр белән таныштым, дискотекаларга да йөрдем. 10 көннән кайттым. Әйберләрне өйгә кертеп куйдым да, балаларны алырга киттем. Фатирда ирем балалар белән генә иде. Теге хатын бу хәлгә түзә алмыйча чыгып киткән.
Хәзер без бергә. Мондый ир нигә кирәк, диючеләр дә бардыр. Миңа, ирдән дә бигрәк, балаларыма әти кирәк, мин аларны уйлап эш иттем. Яшьрәк чак булса, әлбәттә, кызу баштан боларны башкарып чыга алмас идем. Акыл соңрак килә икән шул. Иремнең хыянәтен дә онытмадым. Әмма моның турында уйламаска тырышам».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев