Миңлемәрьям әби Шәрәфуллина: «Җиңү өчен бик күп эшләдем»
Иске Әнәле авылында яшәүче, йөзеннән нур, күңеленнән җылылык, иман нуры бөркелеп торучы Миңлемәрьям әби Шәрәфуллинага 90 яшь тулды.
Акъәбигә гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасы, истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырылды.
Сугыш чоры баласы буларак, шул елларның ачысын-төчесен үз өстендә татыган, тормыш юлында очраган бар авырлыкларга бирешми көчле булып кала белгән акъәбиләрнең берсе ул. Ачлы-туклы балачагын, авыр хезмәт белән узган яшьлеген әле дә әрнеп искә ала.
- Җиңү өчен бүген мин ни эшләдем? Мәктәптәге һәр дәресебез шул сорауга җавап бирүдән башланды. Нужа шулпасын күп эчәргә туры килде. Авырлыклар, михнәтләр үзәккә үтте. Ашарга рәтле ризык, кияргә рәтле кием булмады. Черек бәрәңге кәтерен пешереп, алабута ашап тамак ялгый идек, - дип сөйли әбекәй үзе.
Миңлемәрьям әби тумышы белән Әгерҗе районының Кичке Таң авылыннан. 1956нчы елда язмыш җилләре аны Апас якларына китерә. Алабуга техникумын тәмамлаган яшь белгеч районыбызда балалар китапханәсенә эшкә урнаша. Биредә ул 38 елга якын хезмәт итә. Шушы еллар эчендә ничәмә-ничә райондашын җылы сүзе, ягымлы карашы белән каршы алып, кирәкле әдәбият белән тәэмин иткән, аларга китапханәнең - сихри дөнья икәнлеген төшендереп, китап укуга мәхәббәт уяткан ул.
Иске Әнәле авылының тырыш, эшкә батыр егетләренең берсе Нотфулла абый белән дә Апаста таныша. 55 ел бергә парлы, үрнәк гомер кичерәләр. Өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, уртанчы улы Раил абый тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Тик бабае гына янында юк.
-Әниебез безгә ныклы тәрбия бирде. Үзенең үрнәк гомере белән һәрчак өлге булып торды. Чисталыкка, пөхтәлеккә, хезмәткә өйрәтте. Камил акылы, зирәклеге, нык зиһене белән әле дә таң калдыра ул безне. Олы яшьтә булуына карамастан, бер дә тик утырырга яратмый. Җиләк-җимешен дә җыя, бәйли дә ул, ярдәм итәргә ашкынып тора, - ди Раил абый.
Миңлемәрьям әби гомере буе хезмәтне сөеп, тормышның кадерен белеп яшәгән. Хуҗалыгында сыер, сарыклар да асраган, аш-суга осталыгы белән дә аерылып торган. Каймак, сөт, катык - табыны һәрчак мулдан булган. Камыр ризыкларын пешерергә яраткан. Бәйләү - иң яраткан шөгыле. Күңел җылысын кушып, догаларын укып, махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә дә биш пар оекбаш бәйләгән.
-Балачакатан бәйли беләм. Кияргә кием булмагач, башлаган шөгылем. Кофталар, оеклар, пәлтә, итәккә кадәр бәйли идем. Хәзер дә бик яратып бәйлим. Бераз буш вакытым булса - кулыма бәйләү алам, - ди әбекәй.
Мәрьям әбинең күңеле һәрчак игелектә, изгелектә. Йөзеннән иман нуры балкый аның. Иртә торгач ук кулына тәсбих ала. Илгә-көнгә тынычлык теләп догаларын багышлый. Күзлексез китаплар да укый ул. Аеруча дини китапларны үз итә.
-Китапханәдән китапларны үзем алып кайтып бирәм. Шул китапларны укыгач, аларның эчтәлеге буенча әңгәмә корабыз, фикер алышабыз. Гәҗитләрне дә яратып укый ул. “Ирек Мәйданы”, “Йолдыз” газетасының һәр санын укып барырга тырыша, - ди Иске Әнәле клубы мөдире Альмирә Сәлахова.
Мәрьям әби дуслыкның кадерен дә яхшы белә. Якын дусты Сәүдә апа белән алар һәрчак элемтәдә. Бер-берсенең хәлләрен белешеп кенә торалар, кунакка йөрешәләр, яшьлекләренә кайтып, хатирәләр уртаклашалар.
Мәрьям әбинең тормышы җитеш, хасияте зур. Бүгенге көндә ул сөекле әни, назлы дәү әни. Балалары, оныклары да “әни”, “дәү әни” дип өзелеп кенә торалар. Алты оныгы, өч оныкчыгы бар аның. Күңел җылысы һәрберсенә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев