Нестеров музеендагы өрәк техничканы коткарган
Уфада Нестеров исемендәге сәнгать музееннан паранормаль күренеш аркасында техничка эштән киткән.
Бу хакта учреждение диварларындагы гадәти булмаган хәлләргә багышланган материалда «Молодежная газета» язган.
Җыештыручы булып эшләүче Клара музейдан ике ел элек сәбәпләрен аңлатмыйча киткән. Соңрак ул аның китүенең сәбәбе эмоциональ шок булуын әйткән.
Эштә бер кичне хатын яңа учреждение бинасының буш булган ягына кергән, анда, күптән түгел баскычта таеп, бер хезмәткәр кулын сындырган булган. Клара да баскыч юганда таеп китеп, артка ава башлаган. Бу вакытта, хатын-кыз сүзләре буенча, аны кинәт «күзгә күренми торган куллар» эләктереп алган һәм баскычка кире бастырып куйган. Борылып караса, беркем дә юк, ди. Ул шулкадәр курыккан ки, хәтта музейда кала алмыйча эштән киткән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев