«Нижнекамскнефтехим»да янгынны сүндергәндә бер янгын сүндерүче һәлак булган, өчесе зыян күргән
Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт идарәсе Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының 29 нчы янгын часте бүлекчәсе командиры Марат Нәҗипов «Түбән Кама Нефтехим»да янгында һәлак булган.
(1 апрель, “Апастово-информ”).
«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Марат Нәҗипов вакыйга урынына дежур каравыл составында килә, янгын сүндерү һәм кешеләрне коткару өчен эшкә керешә. Бу вакытта кинәт шартлау була, аның нәтиҗәсендә 27 яшьлек Марат Нәҗипов, авыр җәрәхәтләр алып, һәлак була.
Моннан тыш, эзләү-коткару эшләрен үткәргәндә һәм янгынны сүндергәндә шул ук частьнең тагын өч янгын сүндерүчесе зыян күргән.
Марат Нәҗипов 2021 елда Түбән Кама политехник көллиятен тәмамлаганнан соң гади янгын сүндерүче вазифасында эшли башлаган. 2024 елдан часть отделениесе командиры булган. Маратның хезмәттәшләре аның югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгын һәм янгыннарны сүндерүдә зур тәҗрибәсен билгеләп үтәләр. Кешеләргә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торган Марат Нәҗипов Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчесе исемен горурлык белән йөрткән. Яшь булуына карамастан, аның хезмәте берничә тапкыр җитәкчелек тарафыннан бәяләп үтелгән. 2024 ел нәтиҗәләре буенча отрядның Мактау тактасына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев